Татарстанда күп балалы гаиләләр фатирлы булды
2020 елда күп балалы 46 гаиләгә дәүләт хисабына яңа фатирлар бирелде.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Татарстанның Дәүләт торак фонды төзегән йортлардан барлыгы 68 фатир бирелде.
«Күп балалы гаиләләр — башкаларга үрнәк», — дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләне өй туе белән котларга килгәч.
Кайбер гаиләләргә берьюлы берничә фатир бирелде. Мәсәлән, Яшел Үзән районындагы ун балалы гаилә дүрт фатир алды: икесе — ике бүлмәле, калган икесе — бер бүлмәле.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча, ТР Дәүләт торак фонды күптән түгел 255 фатирдан торган яңа йортны файдалануга тапшырган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев