Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты
Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.
Һава температурасының түбәнәюе сәбәпле, коммуналкага җылылык өчен түләү артты, ләкин бу 2021 елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел. Бу турыда «Вакыйгалар» газетасы Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексея Фроловка сылтама белән яза.
− Узган елның декабрендәге уртача температура 10 градус салкыннан артыкны күрсәтмәде. 2019 елның декабре белән чагыштырганда, температура - 4,5 градус булды. Шуның өчен түләү кәгазьләрендә кайбер үзгәрешләрне күрергә мөмкин, − дип сөйли ул.
ТРсында тариф соңгы мәртәбә узган елның июлендә үзгәрде. Җәен җылылык өчен түләү алынмый.
Тарифлар елына ике мәртәбә үзгәрә − 1 гыйнварьда һәм 1 июльдә. Ләкин берничә ел дәвамында 1 гыйнварьдан аларга бәя күтәрелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев