Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның 427 ишегалдында төзекләндерү бара

2020 елда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча барлыгы 1080 ишегалды төзекләндереләчәк.

«Татарстанның 427 ишегалдында төзелеш эшләре бара инде: иске җиһазларны сүтү, искесе урынына яңа асфальт җәю, тротуарлар булдыру һәм кече архитектура формаларын урнаштыру», — диелә оештыручыларның «Татар-информ»га биргән хәбәрендә.

Быел программа буенча барлыгы 1080 ишегалды төзекләндерү планлаштырылган. Аларның барысы да «Төзекләндерү картасы»на төшереләчәк. Карта белән dvor.tatar сайтында танышып була. Тәртипкә китереләчәк ишегалларының күп өлеше Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында урнашкан. Татарстанның 33 районында эшләр бара.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан оештырылган «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру вакыты 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды. 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 6775 ишегалды төзекләндереләчәк.

Кичә казанлылар «Безнең ишегалды»программасы буенча төзекләндерелгән беренче ишегалды буенча Рөстәм Миңнеханов өчен экскурсия уздырдылар. Аны ремонтлау 11 млн. сумга төшкән. Әлеге акчага эшчеләр асфальтны алыштырган, 28 яңа парковка урыны оештырган, тротуарлар салган, балалар мәйданчыгы һәм яңа фонарьлар урнаштырган. Ишегалдында куаклар һәм яшь агачлар утыртылган һәм газон түшәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев