Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.

«Сәламәтлек саклау өчен кадрлар дефициты, бигрәк тә беренчел звенода, мөһим сорауларның берсе булып кала. Сәламәтлек саклау министрлыгына квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәк», — диде Президент һәм Лениногорск, Аксубай, Спас, Зәй районнарында табиблар җитмәвен әйтте.

«Район-шәһәр башлыклары да, сәламәтлек саклау хезмәте дә яшьләрне генә түгел, тәҗрибәле кешеләрне җәлеп итүне кайгыртырга тиеш», — дип билгеләде Президент.

Миңнеханов читтән дә кадрлар җәлеп итәргә кушты. «Республикага килергә теләүчеләр җитәрлек булыр дип уйлыйм. Торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк», — дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев