Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанныкын ал

Гипермаркетларга альтернатива


Менделеевскида атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Узган шимбә дә искәрмә булмады. Шәһәрлеләр “МН” корреспонденты Евгения Кожеевага авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләрдән кулай бәяләрдә товар юнәтү мөмкинлеге булганына рәхмәт белдерделәр.

Халыкка ит, сөт продукциясе, бал һәм башка товарлар тәкъдим иттеләр.

– Ярминкәләр безгә, пенсионерларга, бик кирәк. Биредә сайлап алу мөмкинлеге бар, бәяләре “тешләшми”. Яхшыга тиз күнегәсең, һәр шимбәне көтеп алам, гаилә бюджетына экономия белән продуктлар сатып алу өчен, – дип сөйли Луиза Мищихина.

– Иртә киләбез, сәгать сигезенче яртыга, – дип билгели күрше Удмуртиядән Антонина Клабукова. – Ашыкмыйбыз, товарны тезәбез һәм беренче сатып алучылар килә. Профилакторий яныннан бирегә күчкәч кешеләр күбрәк йөриләр. Гадәттә, өлкән буын һәм урта яшьтәгеләр, яшьләр аз. Кешеләрнең активлыгы 9-10 сәгатьләргә туры килә.

Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре сүзләренчә, продуктларга бәяләр кибеттәгегә караганда кимрәк. Кыш җитү белән запаска кош итен юнәтүчеләр күп.

Сәүдәнең мондый форматына ихтыяҗ югары булганга, шәһәрдә ярминкәләр Яңа елга кадәр, атна саен дәвам итәчәк. Киләсесе 8 декабрьдә 8 сәгатьтә “Юность” РМЙ мәйданында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев