Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татьяна Голикова 2020 елда Россиядә 1 миллионнан артык кешенең ана капиталы алачагын билгеләде

2020 елда Россиядә 558 меңнән артык кеше – беренче, тагын 551 мең кеше икенче балага ана капиталы алачак.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында ана капиталы түләү өчен 122 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Sputnik радиосы РФ вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән хәбәр итә.

– Безнең фаразларга караганда, 2020 елда әлеге чарадан бала алып кайтырга ниятләгән гаиләләрдә беренче сабый өчен 558 меңгә якын, икенче бала өчен 551 меңгә якын кеше файдалана алачак, – диде Голикова «Бердәм Россия» партиясенең югары советы бюросы утырышында.

Голикова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, ана капиталы алудан тыш, 2020 елда Россиядә яшәүче 2,4 миллионга якын кеше 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләгән өчен пособие рәсмиләштерә алачак. Әлеге максатларга бюджеттан 159 миллиард сумга якын акча бүлеп бирү күздә тотыла.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеген раслаган иде. Аерым алганда, дәүләт башлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балалары туган гаиләләргә ана капиталы алу хокукын тәэмин итәргә кушты. Шул ук вакытта, әлеге акчаларның күләме 466,6 мең сум тәшкил итәргә, ә мондый гаиләләрдә икенче сабый дөньяга килгән очракта, аның күләме 150 мең сумга артырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев