Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Технопарк – үсеш гарантиясе

    Пәнҗешәмбе көнне район җитәкчесе Игорь Привалов катнашында "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ базасында технопарк төзү буенча эшче төркемнең беренче утырышы булды. Гамәлләр алгоритмын эшләү өчен "түгәрәк өстәл" артына Кама инновацион территориаль кластеры предприятиесе - "Нижнекамскнефтехим" ААҖ (генераль директоры Владимир Бусыгин) вәкилләре, "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ генераль директоры һәм техник директоры Дамир...

    Пәнҗешәмбе көнне район җитәкчесе Игорь Привалов катнашында "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ базасында технопарк төзү буенча эшче төркемнең беренче утырышы булды.
    Гамәлләр алгоритмын эшләү өчен "түгәрәк өстәл" артына Кама инновацион территориаль кластеры предприятиесе - "Нижнекамскнефтехим" ААҖ (генераль директоры Владимир Бусыгин) вәкилләре, "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ генераль директоры һәм техник директоры Дамир Шәмсин һәм Илдар Шәвәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм белгечләр катнашты.
    Киңәшмәне ачып, Игорь Привалов болай дип билгеләде:
    - Менделеевскида технопарк оештыру өчен реаль база булып бу максатларга кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителгән Л.Я.Карпов ис. химзавод тора ала. Бу промышленность производствосы үсешенә һәм яңа эш урыннары булдыруга куәтле этәргеч бирәчәк.
    Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә тиешле документацияне әзерләү булды.
    Игорь Привалов гамәлләрнең максатчан программасын сайлауда ярдәм күрсәтүләрен сорап белгечләре телекүпер режимында мәсьәләне хәл итүдә катнашкан ТР Икътисад министрлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Кама Аланы территориясендә максаты яңа производстволар оештыру булган "Кама Аланы" индустриаль паркы"н төзү буенча эш тәҗрибәсе белән "Полиматиз" ЯАҖ директоры Олег Максимов бүлеште, ул безнең заводлыларга да кайбер эшләнмәләр тәкъдим итте.
    - Вариант буларак Л.Я.Карпов ис. химзавод базасында торак-коммуналь хуҗалык сферасы өчен киң спектрлы продукция җитештерүне карарга була. Бүген бу продукция аеруча ихтыяҗ казана, чөнки фондларның тузганлыгы 100% тирәсе тәшкил итә, - диде ул.
    Киңәшмәне булачак производство объектлары өчен химзавод мәйданчыкларын һәм буш биналарны карау һәм шәһәр тормышын тәэмин итүче предприятиенең инфраструктурасы белән танышу дәвам итте.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: