Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тел белмәү киртә түгел

12 нче балалар бакчасының урта яшьтәгеләр төркеменә япон малае Эйтаро Ягучи йөри. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина аның шәһәребез бакчасына ничек яраклашуы турында сорашып белде. Ягучилар гаиләсе минем белән русча исәнләште. Каршыма биш яшьлек улы Эйтаро һәм яшь ярымлык кызы Шихоно белән әниләре Асайо чыкты. - Ягучилар Менделеевскига узган елда гаилә башлыгы,...

12 нче балалар бакчасының урта яшьтәгеләр төркеменә япон малае Эйтаро Ягучи йөри. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина аның шәһәребез бакчасына ничек яраклашуы турында сорашып белде.
Ягучилар гаиләсе минем белән русча исәнләште. Каршыма биш яшьлек улы Эйтаро һәм яшь ярымлык кызы Шихоно белән әниләре Асайо чыкты.
- Ягучилар Менделеевскига узган елда гаилә башлыгы, инженер Такоши Ягучивның Япониядән Россиягә, "СоджитсКорпорейшн" корпорациясенә күчерелүе сәбәпле килде, - дип аңлата миңа администратор-тәрҗемәче Елена Алексеева.
Ике минут чамасы без кызыксынып бер-беребезне күзәтәбез.
- Менделеевскида ничек яшисез? - дип сорыйм.
- Безгә ошый, кешеләр ачык күңелле, дустанә мөнәсәбәттә, табигате матур, бигрәк тә җәй көне, яшеллек барлыкка килгәндә. Карның күп һәм салкын булуы гына гадәти түгел, - дип тәрҗемә итә Елена.
- Бик сал-кын! - дип ымлый Асайо.
- Әмма, салкын булуга карамастан, Эйтаро бакчага һәр көнне йөрде, - дип дәвам итә Елена.
- Русча нинди сүзләр беләсез? - дип кызыксынам мин.
- Бүген көн матур, - дип иҗекләп әйтә япон хатыны һәм елмая.
Аның белән ризалашмый булдыра алмыйм, чөнки урамда салкынча кояшлы көн, чыннан да, һава торышы яхшы.
- Алар сәламләү сүзләрен (сәлам, исәнмесез) өйрәнделәр, берничә фигыль, мисал өчен уйнарга, укырга, йөрергә дигәнне беләләр, Яңа ел кичәсенә Эйтаро белән шигырь ятладык, - дип шәкертләрен мактый тәрҗемәче.
- Безнең кухня ничегрәк? - дип сорыйм.
- Эйтаро бакчада ашлар ашый, ипи, эчемлекләр, җиләк-җимешләр ярата. Барысыннан да бигрәк аңа пәрәмәчләр ошый. Әмма алар, чын японнар буларак, Азия кухнясына өстенлек бирәләр, үзләре өчен гадәти булган дөге, тавык ите, балык кебек азык-төлекне кибеттән еш алалар, - ди Елена.
- Ашый-сым ки-лә, - ди малай.
Төштән соңгы аш вакыты җиткән икән, һәм без төркем бүлмәсенә кердек.
- Эйтаро бакчага ияләште, балалар белән дуслашты, телләрне өйрәнүдә уңышлары бар. Күп нәрсәне аңлый, конструкторлык, математика белән шөгыльләнергә, рәсем ясарга ярата, музыкада балалар белән бергә җыр сүзләрен өйрәнә, русча сүзләрне көннән-көн күбрәк әйтә, - дип сөйли тәрбияче Алия Дәүләтшина. - Элек йокларга яткырып булмый иде, хәзер ияләнде. Балалар яңа малайны кызыксыну белән кабул иттеләр, тиз арада уртак тел таптылар. Алар Эйтароны кыска чаңгыда шуарга өйрәттеләр, тәэсирләр күп булды!
Без балаларның уйнавын күзәтәбез: кызлар - курчак һәм савыт-саба, малайлар машина һәм шакмаклар белән уйный. Аларга карап, шуны аңлыйсың: балалар өчен тел белмәү киртә түгел, алар сабыйлар телендә аңлашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Эйтаро Ягучи