Теләк бар, ләкин ярамый...
666
0
0
Эссе җәй көнендә иң яхшы ял, һичшиксез, су янында. Шунлыктан, ял көннәрендә генә түгел, эш көнендә дә Кама һәм Тойма буйларында халык күпләп җыела. Аларны "Су коенырга ярамый" дигән билге дә куркытмый. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфак Мәүлиев белән без менделеевлыларның яраткан ял урыннарында булдык. Беренче тукталыш - пляж,...
Эссе җәй көнендә иң яхшы ял, һичшиксез, су янында. Шунлыктан, ял көннәрендә генә түгел, эш көнендә дә Кама һәм Тойма буйларында халык күпләп җыела. Аларны "Су коенырга ярамый" дигән билге дә куркытмый.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфак Мәүлиев белән без менделеевлыларның яраткан ял урыннарында булдык. Беренче тукталыш - пляж, әмма, кызганычка каршы, ул коенырга ярамый торганнар рәтенә керә. Сулыкларда аерым шартлар үтәлгәндә генә коенырга рөхсәт ителә. Алар арасында - тикшерелгән су төбе, суда кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы бактерияләр булмау, яр буенда коткаручылар эшләү һ.б.лар. Бу мөмкин эш, ләкин мәшәкатьле һәм җаваплылык таләп итә.
- Узган ел Чаллының ике эшмәкәре безнең пляжны җиһазларга ниятләп тә, уйларыннан кире кайттылар, - ди Илфак Мәүлиев.
- Пляжның түләүле булачагы безне куркытмый, - дип раслыйлар бу көнне ял итүче менделеевлылар. - Кама буенда яшәп, су коену мөмкинлеге булмау - бу көлке түгелме! Диңгезгә максимум атна-ун көнгә барасың, ә монда көн дә киләбез.
Әйләнә-тирәдә чүп-чар, аяк басар урын юк. Ял иткәннән соң үз артыңнан чүпне җыю зур хезмәт сорамый, әмма проблеманың гади чишелеше һәркемнең дә башына килми.
Порт янына төшәбез. Яр буенда зур ташлар. Кайберәүләр шуннан суга сикерергә ярата. Кисәтүче билге бар, яшь коенырга-чумынырга теләүчеләр дә.
Шумный күпере янында 10 яшьләр тирәсендәге өч малай яныбызга килеп, билгегә күрсәтә:
- Ни өчен коенырга ярамый?
- Бу урын аның өчен җайланмаган, бату ихтималы бар, - дип җавап бирә Илфак Инсафетдинович. - Ни өчен сезнең янәшәгездә өлкәннәр юк?
- Озакламый әнием килә, - ди берсе, күпергә таба йөгерә, аннан суга сикерә.
Икенчесе видеооператордан төшермәвен үтенә.
- Әнием күрсә - ачуланыр, болай да инде... - ди ул, бинт белән бәйләнгән кулына күрсәтеп.
Белгечләр әйтүенчә, монда су тирәнлеге дүрт метрдан артып китә. Малайлар йөзгәндә аякларының төпне сизмәвен әйтәләр, әмма шул ук вакытта борчылмаска кушалар, имеш, йөзә беләләр.
- Без кешеләргә коенуны тыя алмыйбыз, кисәтүче билгеләр генә куябыз, - дип ассызыклый И.Мәүлиев. - Монда инде һәркем үзе хәл итә: тормышын куркыныч астына куяргамы, юкмы?! Шунысы кызганыч, күп кенә өлкәннәр спиртлы эчемлекләр алып киләләр, бу очракта бәхетсезлектән котылу бик катлаулы.
...Ял көнендә, барлык кисәтүләрне читкә куеп, без дә иптәш кызым белән елга буена юнәлдек, "стакан" дип аталган урынга төштек. Яр буеннан өч метр ераклыкта су астында ташлар. Су пычрак, төбе күренми. Коенып чыгып, пляжга барырга уйладык. Анда кеше күп, аяк басар урын юк, шунлыктан кеше азрак булган читтәгерәк урынны сайладык. Монда бераз чистарак кебек, әмма суүсемнәре шулкадәр күп.
- Мин гадәттә коенырга дамбага йөрим, - ди Сәйтәктән Ульяна. - Анда су күпкә чистарак.
Шулвакыт безнең яннан бер бабай узып китте. Бераз читтәрәк урын сайлап, чишенде. Сабын, мунчала урынына оекбашын тотып суга кереп китте һәм юынырга тотынды.
Без бер-беребезгә караштык һәм бу көнне башка суга кермәдек.
Бәхеткә каршы, быел суда бәла-казалар булмады. Әмма су коену сезоны дәвам итә, шунлыктан һәркем аеруча сак булсын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.3900
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш5900
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9500
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август9900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте10700
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды11000
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10000
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.11500
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.5900
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
11 май 2022 - 12:28Укучыларның җәйге каникул датасы билгеле 24 май беренче сыйныф укучылары өчен соңгы уку көне булачак20900
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84