Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Әти һәм ул Ватан сагында

    Безнең бәйгене Песәйдән Шәрифуллиннар гаиләсе дәвам итә. Авыл мәктәбе укытучысы Румия Шәрифуллина ире һәм улларының фотографияләрен җибәргән. - Тормыш иптәшем Ильяс 1985-1987 елларда Балтыйк диңгезе флотында 336 нчы гвардия бригадасы составында диңгез пехотачысы булып хезмәт иткән, - дип яза Румия Рифкатовна. - Шунысы кызыклы, үз әтием һәм кайнатам да Тын...

    Безнең бәйгене Песәйдән Шәрифуллиннар гаиләсе дәвам итә.

    Авыл мәктәбе укытучысы Румия Шәрифуллина ире һәм улларының фотографияләрен җибәргән.
    - Тормыш иптәшем Ильяс 1985-1987 елларда Балтыйк диңгезе флотында 336 нчы гвардия бригадасы составында диңгез пехотачысы булып хезмәт иткән, - дип яза Румия Рифкатовна. - Шунысы кызыклы, үз әтием һәм кайнатам да Тын Океан флоты диңгезчеләре булганнар.
    Ильяс Мәҗитович "Хәрби диңгез флоты отличнигы", "Отличник парашютчы" күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.
    Шәрифуллиннар өч ул тәрбияли, шуларның икесе бүгенге көндә армия хезмәтендә. Өлкәне Фәннур КФУның Алабуга институтында физкультура факультетын тәмамлаган, Илнур - Әсән совхоз-техникумын. Ике ай элек егетләр солдат формасы киделәр, Түбән Новгород өлкәсендә эчке гаскәрләрдә хезмәт итәләр.
    Фото һәм язмаларыгызны paradox_12@mail.ru электрон адресына юллый, яки Фомин ур., 20 нче йорт адресы буенча урнашкан редакциягә китерә аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: