Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтигә һәм бабайга Җиңү өчен рәхмәт

Әтием Зәйни Шәрәфиев (рәсемдә уңда) 1941 елда үзе теләп фронтка китә. Польша, Чехословакияне - фашистлардан, Көнбатыш Украинаны бандерачылардан азат итә. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз һәм Сугышчан Кызыл Йолдыз орденнары, командованиенең күпсанлы рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Сугыштан соң әти химзаводта эшләде. Ул минем өчен һәрвакыт тормышны ярату, оптимизм үрнәге булды. Гаилә...

Әтием Зәйни Шәрәфиев (рәсемдә уңда) 1941 елда үзе теләп фронтка китә.

Польша, Чехословакияне - фашистлардан, Көнбатыш Украинаны бандерачылардан азат итә. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз һәм Сугышчан Кызыл Йолдыз орденнары, командованиенең күпсанлы рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң әти химзаводта эшләде. Ул минем өчен һәрвакыт тормышны ярату, оптимизм үрнәге булды. Гаилә тормышының авыр мизгелләрендә әниемә әйткән сүзләре хәтеремә уелып калды: "Борчылма, Хәдичә, картлыгыбызда барысы да яхшы булыр". Шулай килеп чыкты да. Алар алты бала тәрбияләделәр. Өлкәне Рифнең оныклары һәм оныкчыклары үсте. Ирек Томск хәрби училищесын тәмамлады, Чечняда хезмәт итте. Ул "Без - Шәрәфиевлар" дип кабатларга ярата иде. Хәрбиләрчә төз буе һәм холкы бабасыннан күчкәндер. Кызганычка каршы, 2013 елда Ирек дөньядан вакытсыз китте. Уллары Азат һәм Камил шулай ук хәрби юнәлешне сайладылар. Азат "яхшы" билгеләренә генә Казан Суворов училищесын тәмамлады, хәзер Германиядә университетта укыта, аспирантурада белем ала. Камил шулай ук "яхшы" билгеләренә генә Алабуга суворов училищесында укый. Алар бабаларының сугышчан бүләкләрен кадерләп саклыйлар һәм Шәрәфиевлар нәселен лаеклы дәвам итәргә омтылалар.
Җиңү көне - безнең гаилә өчен үзенчәлекле, якты, күз яшьле бәйрәм. Әти-әнине искә алабыз, бу гади кешеләрнең безне тәрбияләүгә зур өлеш кертүләрен аңлыйбыз. Алар безне, бер-берсен тирән хисләр белән яратканнар. Балачагымда әниемнең мине алдына утыртып әти турында сөйләвен хәтерлим. Бәрелешләрнең берсендә аның башы яралана. Санитарлар әтине атыш тынгач кына яу кырыннан алалар. Икенче тапкыр пуля аягына эләгә. Ул вакытта авыртуны баса торган дарулар булмый. Анестезия - 50 грамм аракы. Бу яралары әтигә сугыш турында һәрдаим искәртеп тора. Ул тыныч тормышта яшәвебезгә чын күңеленнән шатлана. Сугыш турында сөйләүләрне без апам белән тын да алмый тыңлый идек. Хәзер әтиемнең хатирәләрен язып алмавыма үкенәм.
Җиңү көне - иң кадерле бәйрәм, илебез өчен әһәмиятен беркайчан да югалтмаячак изге дата. Ә безнең гаилә өчен бу көн - чиксез рәхмәт, тирән кайгы һәм мәңгелек хәтер символы.
Кызы Фирдәвес

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Ќићњ кљне