Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тикшерү органнары хезмәткәрләре көненә

Язмышларын тикшерү эше белән бәйләгәннәр бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Күптән түгел хезмәт коллективын юстиция подполковнигы Олег Кузнецов җитәкләде. Службаның ныклап аякка басу юлы җиңел булмый, әмма тикшерүчеләр, кыенлыкларны җиңеп, яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Бу һөнәр ныклы холыклы, принципиаль булуны, тирән фикер йөртә, кеше хәленә керә белүне, намуслылык, гражданнарга карата игътибарлылык сорый....

Язмышларын тикшерү эше белән бәйләгәннәр бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.
Күптән түгел хезмәт коллективын юстиция подполковнигы Олег Кузнецов җитәкләде. Службаның ныклап аякка басу юлы җиңел булмый, әмма тикшерүчеләр, кыенлыкларны җиңеп, яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Бу һөнәр ныклы холыклы, принципиаль булуны, тирән фикер йөртә, кеше хәленә керә белүне, намуслылык, гражданнарга карата игътибарлылык сорый.
Коллективның "үзәге" дип әйтерлек хезмәткәрләр Риназ Локманов, Юлия Бикбулатова, Надежда Егорова, Игорь Колобанов - нәкъ шундыйлардан. Беренче адымнарын ясаучы Екатерина Миронова да службага җайлы гына кереп китә. Ветераннар Фәрит Сайранов, Александр Петров, Сергей Дружинин, ирле-хатынлы Тамара һәм Николай Самсиковлар - эшләренең осталары, яшьләр белән бүлешерлек тәҗрибә туплаганнар.
Сайлаган юлларыннан ышанычлы адымнар белән атлаучы гражданнарның тынычлыгы, хокук сагында торучыларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз, хезмәтләрендә уңышлар, гаилә иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары даталар