Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тирән хөрмәт йөзеннән бәйрәм очрашуы

Изге традиция буенча Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Ханами" ресторанында ветераннар хәрәкәте активистлары белән очрашу булды. ТР Дәүләт Советы депутаты, "МежрегионКазан" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков икенче ел рәттән район елъязмасында тирән эз калдырган буын менделеевлылар белән очрашу инициаторы булды. Ринат Сәгыйтович йөкләмәсе буенча бәйрәм чарасын аның ярдәмчесе Рөстәм Гафаров ачты. Нигъмәтләрдән...

Изге традиция буенча Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Ханами" ресторанында ветераннар хәрәкәте активистлары белән очрашу булды.
ТР Дәүләт Советы депутаты, "МежрегионКазан" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков икенче ел рәттән район елъязмасында тирән эз калдырган буын менделеевлылар белән очрашу инициаторы булды.
Ринат Сәгыйтович йөкләмәсе буенча бәйрәм чарасын аның ярдәмчесе Рөстәм Гафаров ачты. Нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр артында урнашкан тантана геройларын җылы һәм ихластан сәламләп, Рөстәм Исмәгыйлович болай диде:
- Ветераннар - Менделеевскиның алтын фонды. Район икътисадына сезнең куллар ярдәме белән нигез салынды. "Аммоний" югары технологияле химия комплексында бүгенге буынның өлеше зур булачак, аның төзелешен Ринат Ханбиков алып бара. Район белән җитәкчелек иткәндә язмыш безне Ринат Сәгыйтович белән очраштырганга мин бик рәхмәтле, аның исәбендә изге эшләр җитәрлек. Шуларның иң мөһиме - шәһәр һәм авыл җирлекләре халкын җылылык һәм су белән тәэмин итүне модернизацияләү буенча зур масштаблы проектны инвестицияләү, яшьләр белән эшләүдә йогынты күрсәтү.
Рөстәм Гафаров шулай ук Любовь Сорокина җитәкчелегендәге ветераннар советына халык белән эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.
- Ветераннар советы - хәрби штаб, төрле район чараларын әзерләгәндә һәм оештырганда без аңа таянабыз. Актив тормыш позициягез өчен рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим.
Залда җыелганнарны районның беренче җитәкчесе Валерий Чершинцев исеменнән котлап, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Өлкәннәр көнен изгелек һәм ихтирам көне дип атады.
- Узганны белми торып, киләчәкне төзеп булмый. Шунысы куанычлы, 11 ел эшләү дәверендә Рөстәм Исмәгыйлович Гафаров нигез салган изге традицияләр онытылмаган. Ринат Сәгыйтович Ханбиков та "Яхшыны - саклыйбыз, яңаны - төзибез" дигән принципка нигезләнеп эш итә.
Ветераннар - барлык эшләрдә остазлар. Без сезнең фидакарьлегегез, ныклы характерлы һәм оптимист булуыгызга сокланабыз. Сез сугыш еллары авырлыкларын кичергәнсез, әмма кешелек сыйфатларын югалтмагансыз. Яшьләрне дә шул ук рухта тәрбиялисез.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина чарада катнашучыларга уртак эшчәнлек өчен рәхмәтле булуын белдерде.
- Миңа сезне тормышны яратучы, энергияле итеп күрү куаныч өсти. Күңелегез белән яшь, ярдәмчел, кеше хәленә керүчән булып калыгыз. Мондый тату команда белән изге эшләр башкарырга була, - диде ул, ветераннар турында кайгыртучанлык күрсәткән өчен Ринат Ханбиковка, Рөстәм Гафаровка, район җитәкчелегенә рәхмәт белдереп.
Җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитет җитәкчесе Клавдия Смирнова билгеләп үтте.
- Бердәмроссиялеләр үз эшчәнлекләрендә халык һәм беренче чиратта ветераннар фикеренә таянып эш итә.
Сайлау алды кампаниясе барышында ТР Президенты инициативасы белән халык җыеннары үткәрелде. Без сезне ниләр борчыганын, нинди хыяллар белән яшәгәнегезне беләбез. Сезнең тәкъдимнәрегез буенча эшләү партия проектлары кысаларында киләсе биш елда оештырылачак.
Шәһәр Советы рәисе урынбасары Илсөяр Гобәйдуллина, башкарма комитетның мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галеева, социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, "Менделеевские новости" газетасы баш мөхәррире Лариса Кривилёва котлауларга кушылдылар.
Менделеевск тамашачысы яраткан үзешчәннәр тантанага музыкаль сәлам әзерләделәр. Солист һәм алып баручы Виктор Никифоров, автор-башкаручы Галина Богданова, "Рапсодия" вокаль ансамбле почётлы кунакларга иң яхшы концерт номерларын бүләк иттеләр.
Сәхнә ветераны Римма Плитман башкаруындагы җыр кичәне йомгаклады. Аның көчле яңгыравык тавышы тамашачыны беркайчан да битараф калдырмый. Бу юлы да Римма Ивановнаның талантын яратучылар аның чыгышын алкышларга күмделәр.
Очрашу барышында ветераннар Пётр Фёдоров, Людмила Иванова, Роза Галеева, Раилә Козлова, Владимир Трапезников, Асия Шакирова, Тәскирә Галиева, Валентина Верёвкина, Татьяна Метшина хезмәт еллары, район һәм предприятие тормышыннан онытылмас мизгелләре турында хатирәләре белән уртаклаштылар.
Район җитәкчелеге, элеккеге коллегалары белән аралашу мөмкинлеге биргән өчен очрашуны оештыручыларга һәм инициаторларга ихластан рәхмәт белдерде ветераннар.
- Сезнең сүзләрегезне Ринат Сәгыйтовка җиткерермен, - дип ышандырды Рөстәм Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары љлкђннђр ункљнлеге