Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТИЗДӘН УРЫП-ҖЫЮ ЧОРЫ БАШЛАНА

Аграрийларның кызу эш чоры. Шушы көннәрдә алар бөртекле культуралар уңышын җыя башлыйлар. Район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында «Алтын Башак» хуҗалыгында сөйләшү шул турыда барды.

– Уҗымнар торышы яхшырдымы? – дип сорады район башлыгы, очрашуны башлап.

– Нигездә, әйе, – дип тоткарлыксыз җавап бирде ТР Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Менделеевск бүлеге белгече Николай Токарев.

– Аллага шөкер, быел уңыш яхшы булырга тиеш, – дип сүзгә кушылды «Алтын Башак» ҖЧҖ җитәкчесе Азат Галимуллин. – Бездә уҗымнар яхшы. Гектардан уртача 18-20 центнер алырга өметләнәбез. Агымдагы елда элиталы арпа, бодай, солы орлыклары чәчтек. Шулай ук яхшы нәтиҗә көтәбез. Әлегә терлек азыгы әзерлибез. Урып-җыюга техника ремонтлана.

Район буенча барлыгы 14 меңнән артык гектар мәйданда бөртеклеләрне урып-җыю күздә тотыла. Мәйданнар структурасында уҗымнарга ике мең гектар чәчелгән, сабан культуралары – 12 мең гектардан артык. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәс начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, басу-кырларга 32 комбайн чыгачак. Һәрберсенең тәүлеклек потенциалы 1000 гектар.

– Авыл хуҗалыгы машиналарын өзеклекләрсез эшләтә алсак, уракны 20 көндә тәмамлау мөмкин булачак. Ләкин бу механизаторларның тырыш эшчәнлегенә, техникага, ягулык һәм запас частьлар булуга бәйле, – дип ассызыклады Илнур Илдарович.

Аның белән «Кама» колхозы» ҖЧҖ директоры Рафиснур Садриев та килешә. Җитәкче сүзләренчә, хәзер эшче кулларның һәрберсе исәптә. Хуҗалыкта 800 гектардан артык бөртеклеләр уңышын җыеп алырга кирәк.

– Чәчүлекләр зарланырлык түгел, бер гектардан 25 центнер уңыш чыгышын көтәбез. Хәзер ашлык җыю комбайннарын ремонтлауны тәмамлыйбыз, комбайнчылар бар, – дип билгеләде ул.

– Сенаж салдык, печән әзерләдек, – дип сөйли «Камай-Агро» хуҗалыгы вәкиле Рәис Әһлиев. – Урып-җыюга соңгы әзерлек эшләре бара.

«Менделеево-агро» ҖЧҖ вәкиле, һава торышы гына уңай торганда, кырларга якынча 1 августта чыгачакларын әйтте, торсын.

Авыл эшчәннәренең алда җаваплы этаплары – урак өсте. Ләкин Илнур Фәрухшин фикеренчә, район аграрийлары берүк вакытта орлыкларның репродуктлылык составын яхшырту һәм туңга сөрү буенча эшләрне алып барырга тиешләр.

– Киләсе елга әзерләнергә кирәк. Урып-җыю эшләре төгәлләнә, аннан соң, яңгырлар башлангач, сентябрь уртасында гына туңга сөрү башлана, – дип ассызыклады җитәкче. – Ә бит әлеге агротехник чараны урып-җыю белән берүк вакытта алып барып була.

Планерка менә шундый энергияле, эшлекле дулкында буенча узды. Минем күзәтүләр буенча, районда аграр производсто системасы эшчәнлеге тәртипкә салынган. Аграрийлар нәрсәне һәм ничек эшләргә кирәклеген төгәл белә. Без үз чиратыбызда урып-җыю кампаниясе барышын күзәтеп барачакбыз һәм җирдә эшләүчеләргә зур игътибар бирәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев