Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • ТКХ эшчәнлеген ничек яхшыртырга?

    ОДН бөтенроссия, бөтенхалык проблемасы дигән хәбәр менделеевлыларның хәлен җиңеләйтерме? Мөгаен, юктыр. Әмма, шулай да, озакламый гаделлек тантана итәр дигән өмет бар. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә идарәче компанияләр эшчәнлегенә һәм ОДН проблемасына нокта куярга иртәрәк. Шунлыктан шәһәрлеләргә "Хезмәт күрсәтүче компанияләр эшчәнлеген ничек яхшыртырга?" дигән сорауга җавап бирүләрен тәкъдим иттек. К.Климчук, пенсионер: -...

    ОДН бөтенроссия, бөтенхалык проблемасы дигән хәбәр менделеевлыларның хәлен җиңеләйтерме? Мөгаен, юктыр. Әмма, шулай да, озакламый гаделлек тантана итәр дигән өмет бар. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә идарәче компанияләр эшчәнлегенә һәм ОДН проблемасына нокта куярга иртәрәк. Шунлыктан шәһәрлеләргә "Хезмәт күрсәтүче компанияләр эшчәнлеген ничек яхшыртырга?" дигән сорауга җавап бирүләрен тәкъдим иттек.
    К.Климчук, пенсионер:
    - Кешеләр идарәче компанияләргә ышаныч белдерми, чөнки дәүләт һәм прокуратура тарафыннан тиешле контроль юк. Аларның эшчәнлеге хезмәтләр өчен акча җыюга кайтып кала. Ә сезнең бурыч, хөрмәтле коммуналчылар, эшнең сыйфатын, ачыклыгын һәм үтәкүренмәлелеген арттыру.
    В.Әхмәтшина, хуҗабикә:
    - Коммуналчылар карамагында - йортларны төзекләндерү, шул исәптән подъездларны да. Хәзер XXI гасыр, һәркемнең яхшы шартларда яшисе килә. Йортыбыз яңа түгел, ике-өч ел элек капиталь ремонт булды. Тамбур ишекләре куркыныч, тактадан ашыгып кына ясалган, бервакытта да юньләп ябылмадылар. Андый ишекләрне хәзер хәтта сарайда да күрмәссең!
    Т.Иванов:
    - Коммуналь службалар халыктан җыелган акча хисабына яшиләр, аларны максималь ачык итәргә кирәк. Тырышсалар, сорауларга оператив җавап бирергә өйрәнсәләр, йортларда яшәүчеләр белән үзара яхшы мөгамәләдә, дипломатик мөнәсәбәттә булсалар иде...
    С.Романова, йорт комитеты рәисе:
    - Йорт комитеты рәисе булу җиңел түгел, әмма мин йорттан һәм анда яшәүчеләрдән уңдым. Бу - беренче тәҗрибә өчен ипотекага салынган 45 фатирлы йорт, баштан ук гомумйорт һәм фатирларга исәпләү приборлары куелды. Безнең йортта 96 процент фатир хуҗасы намуслы, ике гаиләнең генә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы бар. Йортта күмәкләп тәртип урнаштыру белән беррәттән, исәпләү приборлары күрсәткечләрен алу механизмын төгәл үтибез. Фатир хуҗалары суга күрсәткечләрен үзләре яза, электр энергиясенекен 23 е көнне мин үзем язам. Ай дәвамында энергия ресурсларын югалтуга юл куймыйбыз, җиһазлар бар да төзек. Шулай да яңа закон проектында бу механизм төгәл язылмый торып, гомумйорт һәм фатирлардагы исәпләү приборлары күрсәткечләрен бер вакытта алуны тәэмин итәргә кирәк. Иң мөһиме - милекне саный, экономияли, саклый белү, ТКХ вәкилләре белән берлектә бу хәлдән чыгуның дөрес юлын эзләү.
    Редакциядән:
    Хөрмәтле менделеевлылар, әгәр ТКХ предприятиеләре эшчәнлеген яхшырту буенча тәкъдимнәрегез булса, редакциянең paradox_12@mail.ru. электрон адресына языгыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: