Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Түләмәүчеләр фатирыннан чыгарылачак

    Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бурычны бетерү буенча штабның чираттагы утырышында район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Гаффаров түләмәүчеләрне фатирларыннан күчерү өчен муниципаль торак фонды әзерләнде, дип билгеләп үтте. - Гамәлдәге закон кысалары кулланылган ресурслар өчен бурычлары зур суммада җыелган һәм киләчәктә аны түләргә мөмкинлеге булмаган кешеләргә карата мондый йогынты чараларын...

    Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бурычны бетерү буенча штабның чираттагы утырышында район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Гаффаров түләмәүчеләрне фатирларыннан күчерү өчен муниципаль торак фонды әзерләнде, дип билгеләп үтте.

    - Гамәлдәге закон кысалары кулланылган ресурслар өчен бурычлары зур суммада җыелган һәм киләчәктә аны түләргә мөмкинлеге булмаган кешеләргә карата мондый йогынты чараларын куллануны тыймый, - диде Роберт Ринатович.
    Бердәй исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыюны анализлады. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның тугыз аенда халыкка түләү өчен 190386 мең сум билгеләнде, шуның 183188 мең сумы яки 96,2 проценты түләнде, фатир хуҗаларына игълан ителмәгән сумманы исәпкә алып - 90,3%. 1 октябрьгә алынган мәгълүмат буенча бурычның гомуми күләме 53 миллион сумнан артып китә, алдагы ел белән чагыштырганда бурыч 5700 мең сумга арткан. ОДН билгеләү 20 проценттан арткан йортлар саны елдан-ел арта.
    Суд приставлары службасының Менделеевск районара бүлеге начальнигы Вячеслав Коровин бурычларны җыю, түләмәүчеләрнең милкенә арест салу буенча эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды.
    Әйтелгәннәргә йомгак ясап, районның беренче җитәкчесе Валерий Чершинцев килеп туган хәлдән аптырашка калуы турында белдерде һәм бурычлар туплануның һәр очрагы белән аерым шөгыльләнәчәген ассызыклады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: