Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәмәкегә каршы закон тартуны кыйммәтлегә әйләндерде

15 ноябрьдән тәмәкегә каршы законны бозган өчен штрафлар көченә керде: җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен кисәтү белән котыла алмыйсың, өч мең сумга кадәр түләргә туры килә. Хәзер ресторан һәм кафеларда, медицина учреждениеләрендә, кибеттә, транспортта, тукталышта, шәһәр читенә йөрүче поездларда, мәгариф учреждениеләре территорияләрендә тәмәке тартырга ярамый. Шулай ук социаль службалар, дәүләт...

15 ноябрьдән тәмәкегә каршы законны бозган өчен штрафлар көченә керде: җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен кисәтү белән котыла алмыйсың, өч мең сумга кадәр түләргә туры килә.
Хәзер ресторан һәм кафеларда, медицина учреждениеләрендә, кибеттә, транспортта, тукталышта, шәһәр читенә йөрүче поездларда, мәгариф учреждениеләре территорияләрендә тәмәке тартырга ярамый. Шулай ук социаль службалар, дәүләт власте органнары, җирле үзидарә биналарында, эш урыннарында, балалар мәйданчыклары территориясендә, лифтларда, подъездларда, күпфатирлы торак йортларның гомумкуллану урыннарында тарту тыела.
- Балалар мәйданчыгында тәмәке тартучыларга ике меңнән өч мең сумга кадәр штраф яный. Балигъ булмаганнарны тәмәке тартырга җәлеп иткән өчен 500 дән 1000 сумга кадәр штраф каралган, - дип сөйли Россия ЭЭМ Менделеевск районы бүлеге начальнигы Геннадий Сушков. - Яшүсмерләргә тәмәке саткан кибетчегә 8-10 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта бу кибеттән барлык сигаретлар конфискацияләнә. Юридик затларга шул ук законны бозган өчен 80 нән 90 меңгә кадәр штраф билгеләнә.
Газета укучыларга РФ Административ хокук бозулар кодексындагы үзгәреш турында гына түгел, "Реклама турында" федераль закон турында да искәртү кирәк. Хәзер тәмәкене һәм аны тарту процессын күрсәтүне тыйган кагыйдәне бозган өчен икедән сигез меңгә кадәр штраф каралган, ә аңа реклама ясаган өчен - биштән 20 меңгә кадәр. Штрафлар кесәгә сизелерлек суга. Чыгу юлы бер - аерым кагыйдәләрне үтәргә, яки ул зарарлы гадәтне бөтенләй ташларга. Әмма, күзәтүләрдән күренгәнчә, менделеевлылар тартудан аерылырга җыенмыйлар, гадәтләнгән урыннарда төтенләтүләрен дәвам итәләр. Менделеевскида закон ничек гамәлгә кертелә, тартучы һәм тартмаучылар бу үзгәрешкә ничек карый? Әңгәмәдәшләребезнең фикерләре төрле.
Надежда Маслихина, 1 нче гимназия директоры:
- Һәр баланы тәмәкедән чикләү катлаулы, әмма мөмкин эш. Тыю һәм санкцияләр белән түгел, ә яшүсмерләрдә зарарлы гадәтләргә түзмәүне тәрбияләү белән. Креатив, уңай рухка омтылдыру, сәламәт яшәү рәвеше, кызыклы шөгыльләр, мавыгулар, яңа өстенлекләр булдыру - болар барысы да гимназиядә укучыларга начар йогынтылардан ераграк торырга ярдәм итә. Гимназиядә почмак артында да, бинадан тыш урыннарда да беркем дә тартмый. Безнең шәкертләребез гаммәви спорт төрләре белән мавыга, конкурс, олимпиада, акцияләрдә актив катнашалар. Күптән түгел "Олимпиада мәктәптә башлана" исемле Бөтенроссия конкурсында беренче урынны яуладылар.
Салават Хөсәенов, балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе инспекторы:
- Менделеевскиның өлкән кешеләре балалар янында тәмәке тарткан өчен җәмәгать урыннарында тартуны тыючы закон буенча җәза алды. Йортларның берсендә профилактик чара барышында бу күңелсез күренешкә тап булдык. Минем аңлатуыма колак салмадылар, урында административ беркетмә төзедем.
Хәзер җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны күзәтәбез. Кагыйдә бозучыларга штраф салабыз.
Рәшидә Терентьева, пенсионер, даими укучыбыз:
- Минем фикеремчә, җәмәгать урыннарында тәмәке тартучылар азаймады. Безнең гаиләбездә тартучы юк, шунлыктан, бәлки подъездларда, мунча бәдрәфендә һәм чишенү урыннарында тартмый башларлар, дип өметләнәбез. Мунча хезмәткәрләре бәдрәфтә һәм башка урында тартучы ирләргә, хәтта хатын-кызларга кисәтү ясый, ә алар игътибарга да алмыйлар. Тарту әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Тимур, озак еллар тәмәке тартучы:
- Тартырга яки тартмаска - минем алда беркайчан да андый сорау тормады. "Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян салу", "Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә: никотин - үлем ул" дигән реклама трюклары, шулай ук аяныч статистика мине дулкынландырмый.
Тартуның зарарлы икәнен үзем дә беләм. Бу гадәтне ташларга сәбәпне һәрвакыт табарга була. Тәмәкеченең теләге генә кирәк, ә иң мөһиме - стимул. Мин, мисал өчен, тәмәке төтенен яратмый торган кыз белән таныштым. Авырлык белән булса да тартуны ташладым. Ачуланышып, теге кыз белән аерылыштык, шунда ук тәмәкегә үрелдем - янәшәмдәге дусларым тарта бит. Закон бозган өчен штрафлар куркытмый. Таләпләрне үтәргә генә кирәк.
Роза Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары тђмђке

2
X