Төнге “ауга” чыкканнар
Район авылларының берсендә яшәүче ике дус, хәмер тәмләп алгач, "батырлык" кылырга исәплиләр. Берсе - 18 яшьлек 122 нче училищесы укучысы, икенчесе - бернинди шөгыльсез 21 яшьлек егет урамда очраган ир-атны сәбәпсез кыйныйлар һәм, әлбәттә, кесәләрен тикшерергә дә онытмыйлар. "Батырлар" аның хезмәт хакын үзләштерәләр. Әмма, җинаятьчеләр табышка озак сөенә алмый, полиция...
Район авылларының берсендә яшәүче ике дус, хәмер тәмләп алгач, "батырлык" кылырга исәплиләр.
Берсе - 18 яшьлек 122 нче училищесы укучысы, икенчесе - бернинди шөгыльсез 21 яшьлек егет урамда очраган ир-атны сәбәпсез кыйныйлар һәм, әлбәттә, кесәләрен тикшерергә дә онытмыйлар. "Батырлар" аның хезмәт хакын үзләштерәләр. Әмма, җинаятьчеләр табышка озак сөенә алмый, полиция төнге "аучылар" эзенә тиз чыга. Физик көч кулланып үзләштергән 13200 сумның 8360ы зыян күрүчегә кире кайтарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев