Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төнлә дә көндезге кебек якты булачак

Агымдагы елда республиканың 45 муниципаль берәмлегендә, шул исәптән безнең район территориясендә дә, урамнарны яктырту буенча эшләр дәвам итәчәк. Камай, Ижёвка, посёлок халкы үз урамнарында диодлы яктырткычларның сыйфатын бәяләп өлгерде инде. - Төнлә энәгә җеп сапларга була. Шатланып бетә алмыйбыз, - ди хезмәт ветераны Фалих Каюмов. Күп менделеевлылар шәһәр читендә урамны...

Агымдагы елда республиканың 45 муниципаль берәмлегендә, шул исәптән безнең район территориясендә дә, урамнарны яктырту буенча эшләр дәвам итәчәк.
Камай, Ижёвка, посёлок халкы үз урамнарында диодлы яктырткычларның сыйфатын бәяләп өлгерде инде.
- Төнлә энәгә җеп сапларга була. Шатланып бетә алмыйбыз, - ди хезмәт ветераны Фалих Каюмов.
Күп менделеевлылар шәһәр читендә урамны яктырту баганаларын урнаштыру темпларына игътибар иттеләр. Трасса контроль-патруль пунктыннан "Менделеевск" аншлагына кадәр сузыла.
- Бүгенге көндә 155 тимер багана урнаштырылды. Электр тапшыру линияләрен монтажлау һәм диодлы энергия саклаучы лампалар урнаштыру бара. Участокта алты кешелек бригада эшли, - дип сөйли Казан шәһәренең "Төзелеш" ҖЧҖ оешмасы хезмәткәре Александр Морозов.
- Изоляцияләнгән кабель салу өчен траншея озынлыгы алты километрга сузыла, - дип өсти миниэкскаватор йөртүче Роман Чернов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары урамнарны яктырту