Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТНВ каналы Сабантуйны онлайн күрсәтәчәк

Агымдагы елда коронавирус пандемиясе сәбәпле барлык бәйрәмнәр телевидение форматына күчте.

ТНВ телеканалы 4 июль көнне онлайн-режимда узучы Сабантуйга үзенчәлекле телемарафон әзерләде. Марафон иртәнге җидедә «Sиңа Mиннән Sәлам» программасында котлаулардан башлана. Алар көн дәвамында төрле районнардан танылган кешеләрдән, авылдашлардан яңгыраячак.

11:30 сәгатьтә «Татарлар» программасында бөтен Россия һәм бөтендөнья буйлап алдагы елларда узган Сабантуйлар күрсәтелә.

12:00 сәгатьтә Мәдәният институты ЮХИДИ белән берлектә төрле милләт вәкилләре катнашында бәйрәм концерты тәкъдим итә.

14:30 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Татарстанның Азнакай районында алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме булачак.

15:00 сәгатьтә Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан ипподромында Сабантуй-2020 уңаеннан оештырган концерт күрсәтә.

17:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Самарада алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме тәкъдим ителә.

18:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Новосибирскида узган федераль Сабантуй – 2019 була.

20:30 сәгатьтә бәйрәм телемарафоны «Халкым минем» программасы кысаларында Эстониядә узган Европа-2019 Сабантуе белән тәмамлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X