Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Торак инспекциясенең мөмкинлекләре чикләнмәгән

Торак инспекциясе гамәлдәге закон нигезендә торак-коммуналь хезмәттән кулланучылар хокукларын яклый. Бу өлкәдәге проблемалар һәм җитешсезлекләрне бетерергә теләмәгәннәргә карата күрелгән чаралар турында корреспондентыбыз Р.Шәрәфиева ТР дәүләт торак инспекциясе начальнигы урынбасары, Алабуга зонасы начальнигы Р.Әхмәдиев белән әңгәмә корды. - Рафыйк Вагыйзович, дәүләт торак инспекциясенең контрольлек итүче органнарына проблемалы мәсьәләләр, шикаятьләр белән мөрәҗәгать...

Торак инспекциясе гамәлдәге закон нигезендә торак-коммуналь хезмәттән кулланучылар хокукларын яклый. Бу өлкәдәге проблемалар һәм җитешсезлекләрне бетерергә теләмәгәннәргә карата күрелгән чаралар турында корреспондентыбыз Р.Шәрәфиева ТР дәүләт торак инспекциясе начальнигы урынбасары, Алабуга зонасы начальнигы Р.Әхмәдиев белән әңгәмә корды.
- Рафыйк Вагыйзович, дәүләт торак инспекциясенең контрольлек итүче органнарына проблемалы мәсьәләләр, шикаятьләр белән мөрәҗәгать итәргә буламы?
- Әлбәттә. Безгә вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма иң элек идарәче компаниягә язмача мөрәҗәгать итү яки аның директорына шәхси кабул итүгә керү зарур. Әгәр алар гаризаны карамый икән, ул вакытта торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, торак йортка техник хезмәт күрсәтү буенча безгә 8(85557) 3-10-77 телефоны буенча шалтырату зарур. Сишәмбе көнне 14 тән 17 сәгатькә кадәр кабул итәм яки кабул итү бүлмәсендә язма гариза калдырырга була. Адресыбыз: ТР, Алабуга шәһәре, Пролетарская урамы, 46 "А" йорты.
- Менделеевлылар сезгә нинди проблемалар белән һәм нинди формада мөрәҗәгать итә алалар?
- Без муниципаль торак фондыннан файдалануга кагылышлы барлык гаризаларны тикшерәбез (түбәдән подвалга кадәр). Коммуналь хезмәтләр, капиталь ремонт сыйфаты, торак шартлары торышы, гомумкуллану урыннары, балалар мәйданчыклары, агымдагы ремонт, йортның планын үзгәртү, йорт яны территориясен тәртиптә тоту һ.б.лар. Әгәр гаризадагы проблема торак инспекциясе вәкаләтләренә кагылмый икән (күршеләр белән мөнәсәбәт, гражданнар тынычлыгын бозу), без аны идарәче компания, ЭЭБ, прокуратура, башкарма комитет, властьның җирле органнарына юллыйбыз.
Торак инспекциясе телдән һәм язма, шулай ук электрон почта аша, хат итеп юллаган шикаятьләрне дә тикшерә. Телдән мөрәҗәгать иткәндә аңлату, консультация шунда ук бирелә. Кирәк булганда, инспектор гариза бирүченең яшәү урынына бара. Язма мөрәҗәгатькә җавап адрес буенча җибәрелә.
- Рафыйк Вагыйзович, сезгә нинди проблемалар белән ешрак мөрәҗәгать итәләр?
- Кыш көне - торак бинасында һава температурасының нормативка туры килмәве, яз-җәйдә - түбәдән яңгыр үтү турында. Быел кайнар су белән тәэмин итү (температурасы түбән яки бөтенләй су булмау), шулай ук йортларын капиталь ремонт исемлегенә кертү турында шикаятьләр күп булды.
- Гаризаларны тикшергәндә торак инспекциясе тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләсәгез иде.
- Һәр мөрәҗәгать урынга барып, алдан гариза бирүчегә, идарәче компания, ресурс белән тәэмин итүче оешма, башкарма комитет, депутатларга хәбәр итү юлы белән тикшерелә. Аннан барлык комиссия әгъзалары катнашында шикаятьтә күрсәтелгән фактларны тикшерү акты төзелә. Әгәр ул расланмаса, актта һәм торакта яшәүчеләргә җавапта күрсәтелә. Расланганда һәм тупас хокук бозу очрагы булганда, урында административ хокук бозу турында беркетмә төзелә һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.22 нче маддәсе буенча карар чыгарыла.

Анда вазифаи шәхескә - 4-5 мең сум, юридик затка 40-50 мең сум штраф каралган. Шуннан соң шикаять буенча җитешсезлекне бетерүнең төгәл вакыты билгеләнеп, күрсәтмә бирелә. Ул закон бозу рәвешенә карый: кайберләрен шунда ук, аерым җитешсезлекләрне 3-5 көн эчендә бетерү таләп ителә. Агымдагы ремонтка бер-ике ай вакыт бирелә, капиталь ремонт программага кертелә.
- Рафыйк Вагыйзович, әгәр күрсәтмә үтәлмәсә, нинди чаралар күрелә?
- Билгеләнгән вакытта инспектор аның үтәлешен тикшерергә урынга килә. Идарәче компания вәкиле һәм гариза бирүче катнашында үтәлеш турында акт төзелә. Үтәлмәсә, ул актта күрсәтелә, беркетмә төзелә һәм мировой судка җибәрелә. Янгын күзәтчелеге органы күрсәтмәсен үтәмәгән өчен штраф: вазифаи шәхескә 1-2 мең сум, юридик затка 10-20 мең сум. Закон бозу кабатлана икән, җитәкчене өч елга кадәр эшеннән азат итү каралган, тагын күрсәтмә бирелә һәм прокуратурага җибәрелә.
- Агымдагы елда торак инспекциясе функцияләренә торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегенең ачыклыгын тикшерү өстәлде. Бу юнәлештә эш башкарыламы?
- Хезмәт күрсәтүче оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлеге, күрсәтелгән хезмәтләр, күпфатирлы йортта ремонт һәм аны тәртиптә тоту буенча башкарылган эшләр, аларның бәясе турында мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итү - идарәче компанияләр эшчәнлеген бәяләүче мөһим күрсәткеч. Агымдагы елда торак инспекциясе идарәче компания һәм ТСЖга мәгълүматны яшергән өчен күрсәтмә бирде, беркетмә тикшерү өчен мировой судка җибәрелде.
Моңа хезмәт күрсәтүче компанияләр гамәлләренең ачык булмавына торак хуҗаларының шикаяте сәбәпче булды. Без идарәче компанияләр сайтын, "Торак фонды мониторингы" рәсми мәгълүмати порталны тикшердек һәм, нәтиҗәдә, аерым фирмаларның мәгълүматны тулаем ачып салмавын исбатладык. РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.23.1 нче маддәсен бозган өчен каралган штраф: вазифаи шәхесләр өчен 30-50 мең сум, юридик затларга 250-300 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары