Торак пунктларда халык җыеннары үтте
Тихоновода яңа балалар бакчасы булачак Бу турыда авылда халык җыенында Игорь Привалов хәбәр итте. Мәгариф министрлыгы департаменты гамәлдәге бакчаны авария хәлендә дип таныды. - Ул киләсе елга социаль объектлар төзү буенча республика программасына кертеләчәк, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич. Җирлек башлыгы Екатерина Филатова 2014 елның беренче яртысындагы эшчәнлек турында сөйләде,...
Тихоновода яңа балалар бакчасы булачак
Бу турыда авылда халык җыенында Игорь Привалов хәбәр итте. Мәгариф министрлыгы департаменты гамәлдәге бакчаны авария хәлендә дип таныды.
- Ул киләсе елга социаль объектлар төзү буенча республика программасына кертеләчәк, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.
Җирлек башлыгы Екатерина Филатова 2014 елның беренче яртысындагы эшчәнлек турында сөйләде, авылда халык яшәешен тәэмин итү өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләде.
- Мәктәп, ФАП уңышлы эшли, спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды, кибетләр челтәре бар. "Мехуборка", СЭС, "Жилэнергосервис" предприятиеләре белән турыдан-туры килешүләр нигезендә халык тиешле хезмәтләр белән тәэмин ителә.
Екатерина Юрьевна проблемалылар исәбендә юлларны ремонтлау, күпкатлы йортларда суүткәргеч һәм канализация системасын үзгәртеп кору мәсьәләләрен билгеләде.
Игорь Привалов районда иң эреләрдән булган авыл проблемаларының контрольгә алынуы турында ышандырды:
- Торак пунктларны төзекләндерү эше дәвам итәчәк. Безнең бурыч - республика президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе инициатива биргән программаларга керү.
Яңа клубта очрашу
Камай авылында халык җыены яңа күпфункцияле үзәк бинасында узды.
Күләмле төзелештән тәэсирләнгән камайлылар авыл клубының уңайлы залында республика һәм район җитәкчелегенә, төзүчеләргә искиткеч бүләк өчен рәхмәт белдерделәр.
- Һәр очрашуда клуб төзүне таләп иттегез һәм объектның агымдагы елда барлыкка киләчәгенә ышанмадыгыз. Хәзер сезнең башка сорауларыгыз бардыр. Һәм бу дөрес тә - тормыш бер урында тормый, - диде район башлыгы Игорь Привалов, очрашуны ачып.
Ярты еллык эшчәнлек нәтиҗәләре белән җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов, полициянең участок вәкиле Садулла Гуломов таныштырдылар. Сәрия Нәбиуллина авыл халкы исеменнән җирлек башлыгына, район җитәкчесенә су белән тәэмин итү челтәрен үзгәртеп коруга йогынты күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
- Суның һәр өйгә килүенә шатланып бетә алмыйбыз, элек аны колонкадан ташый идек, - диде ул.
Педагогик хезмәт ветераны Асия Мәҗитова сугыш чоры балаларына ташламалар билгеләү мәсьәләсен күтәрде.
- Сезнең үтенечне наказ буларак ТР Дәүләт Советы депутатларына җиткерермен, - дип ышандырды Игорь Анатольевич.
Җыенда шулай ук Вафирә Гыйззәтуллинаның кызының клубка халык җырчысы исемен бирү тәкъдиме тикшерелде. Камайлылар аны бердәм хупладылар. Авыл халкының мөрәҗәгате ТР Мәдәният министрлыгына юлланачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.2700
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.2900
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.3300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.6800
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.5000
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.5600
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.5500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9000
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.6200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.6800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика