Тормыш бүләк иткән өчен рәхмәтле
23 октябрьдә сугыш һәм хезмәт ветераны Таһир Шәрәфетдиновның 90 еллык юбилеен билгеләп үтәр өчен туганнары, якыннары бәйрәм табыны янына җыелды. Юбиляр күпсанлы кунакларның игътибар үзәгендә булачагын белеп балалары, кияү-киленнәре, оныклары бу көнне аеруча тырышлык куйдылар. Чыннан да Таһир Шәрәфетдиновичны котларга теләүчеләр бихисап булды. Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча...
23 октябрьдә сугыш һәм хезмәт ветераны Таһир Шәрәфетдиновның 90 еллык юбилеен билгеләп үтәр өчен туганнары, якыннары бәйрәм табыны янына җыелды. Юбиляр күпсанлы кунакларның игътибар үзәгендә булачагын белеп балалары, кияү-киленнәре, оныклары бу көнне аеруча тырышлык куйдылар.
Чыннан да Таһир Шәрәфетдиновичны котларга теләүчеләр бихисап булды. Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов Россия Президентының исемле открыткасын һәм район башлыгы Игорь Приваловның истәлекле бүләген тапшырды.
Л.Я.Карпов исемендәге химия заводының профсоюз комитеты рәисе Зөфәр Сәгъдиев һәм Роза Галиева котлауларга кушылдылар.
- Таһир Шәрәфетдиновичның хезмәт биографиясе химия заводы белән бәйле. Балалары Рифкат, Равил, Рифнур, Фәридә, оныклары аның юлын дәвам итә. Тантана героеның үз вазифаларына җаваплы мөнәсәбәтен, принципиаль, үҗәт, үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата таләпчән булуын хезмәттәшләре әле дә хәтерлиләр, - диделәр алар.
Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина юбилярга озын гомер, сәламәтлек, иминлек теләделәр.
Йорт комитеты рәисе, күршесе Лариса Акинина аның турында кызыклы мәгълүмат бирде.
- Таһир Шәйхетдинович -изге һәм киң күңелле кеше. Миңа аның җырлаганын ишетергә туры килде. Тавышы моңлы. Элеккерәк елларны ул шигырьләр дә язган.
- Безнең әти-әни үзара тавыш күтәреп сөйләшкәнне хәтерләмим. Йөзләрендә бәхетле елмаю, аларның бер-берсенә ихтирамын күрсәтүче үзара мөнәсәбәт. Алар кунакчыл булдылар. Йортыбыз буш булмады. Ярдәм һәм киңәш сорап керүчеләр дә күп булды. Без үзебезнең йортыбызда да тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрүен теләп, аларга охшарга тырышабыз, - ди улы Рифнур.
- Аларның киң күңелле, кеше хәленә битараф булмаулары үзләренә җәлеп итә иде. Алар белән аралашу җиңел булды, - ди киленнәре Эльвира.
Таһир Шәрәфетдинов - Бондюгта туып-үскән егет. Хезмәт биографиясе 1940 елда Карпов исемендәге химия заводының ремонт-механика цехында башлана.
1942 елда армия хезмәтенә алына. Әгерҗедә яшь солдатларны эшелонга утыртып, Себер ягына алып китәләр. Омск шәһәренең артиллерия мәктәбендә кече командирлар әзерлиләр. Ике атна да үтми, курсантларны төнлә тревога белән күтәреп, хәрби оркестр яңгыравы астында кабат вагоннарга төйиләр. Таһир Калинин фронтына эләгә. 32 нче гвардия укчылар полкы рядовое фронтның үзәк участокларында Германия гаскәрләрен тоткарлау һәм Великие Луки, Новосокольники шәһәрләрен азат итү максаты белән оештырылган һөҗүм операцияләрендә катнаша.
Фронтовикның күкрәген беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр бизи.
- Әтиебез, бабабызның батырлыгы белән горурланабаз. Озак яшәсен иде. Без аңа тормыш бүләк иткән өчен рәхмәтле, - ди кызы Фәридә.
Ул бүген әтисе өчен - төп терәк. Юбиляр белән бер фатирда яшәп, Фәридә Таһировна якын кешесенең сәламәтлеген кайгырту өчен күп көч куя. Шунысы куанычлы, ярдәмчеләре шактый аның. Авыр минутларда булышлык итәргә, шатлыгын уртаклашырга килүче туганнары бихисап. Зур һәм тату Шәрәфетдиновлар гаиләсендә бер мәртәбә генә кунакта булып та шуңа инанырга була.
Лариса Кривилёва
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9900
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7500
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19700
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.12000
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19700
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14400
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика