Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Тормыш буйлап районка белән

    2012 елның икенче яртысына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча "Менделеевск" МҮ төп призына - кәрәзле телефонга хезмәт ветераны Александр Паширов лаек булды. Язмабыз герое тумышы белән Акътәҗек авылыннан. 16 яшьтән авыл тимерчелегендә эшли башлый. Бер елдан вербоваться ителеп Казанга, аннан Коми җирләренә урман кисүче булып китә. - Урман кискәндә укырга кирәк...

    2012 елның икенче яртысына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча "Менделеевск" МҮ төп призына - кәрәзле телефонга хезмәт ветераны Александр Паширов лаек булды.
    Язмабыз герое тумышы белән Акътәҗек авылыннан. 16 яшьтән авыл тимерчелегендә эшли башлый. Бер елдан вербоваться ителеп Казанга, аннан Коми җирләренә урман кисүче булып китә.
    - Урман кискәндә укырга кирәк булганлыгын аңладым. Ботак чабып йөрергә күп белем кирәкми. Ныклы карарга килеп, дустым белән Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендәге һөнәр училищесына керергә булдык, - дип сөйли Александр Паширович.
    Электромонтер һөнәре алып, ул Акътәҗеккә кайта. Бу чорда авылларны электрлаштыру буенча күләмле эш башлана. Алган белеме, җитезлеге һәм энтузиазмы туган җирендә кирәк була.
    1964 елда Александр эшче яшьләр мәктәбенә укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, медицина институтына талпынып карый. Әмма баллары җитми, колхоз юлламасы белән авыл хуҗалыгы институтында белгечлек ала. Озакламый А.Паширов бригадир булып эшли башлый, аннан - экономист. 1984-1999 елларда "Менделеевский" совхозында баш экономист булып, бу вазифада тормыш иптәшен алыштыра. Эш шунда, 1983 ел ахырында грамоталы белгеч, җәмәгать эшендә актив катнашучы буларак Сәтинә Яппаровнаны авыл Советы депутаты, аннан Монаш авыл Советының азат ителгән рәисе итеп сайлыйлар.
    73 яшьлек Александр Паширович, сәламәтлеге какшап торса да, кызыклы әңгәмәдәш, тормышны яратучы булып кала.
    - Мин тормышымны район газетасыннан башка күз алдына китерә алмыйм. Андагы язмаларның һәркайсын кызыксынып укыйм. Хәзер газета кызыклы, файдалы киңәшләр, төрле яңалыклар бастырыла, - дип сөйли безнең әбүнәче.
    Бүләктән дә ул канәгать калды.
    - Минем әле кәрәзле телефоннан файдаланганым юк иде. Безнең гаиләгә күрсәткән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Район газетасы һәр йортка яхшы иптәш булып керсен, - ди ветеран.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: