Тормыш шатлыгы
656
0
0
15 ноябрьдә педагогик хезмәт ветераны А.Глущенко олуг юбилеен билгеләп үтте, аның башлангыч мәктәптә укытучы буларак эш стажы 45 ел. Педагог булырга кечкенәдән хыяллана ул. Кече энеләре һәм сеңелләре турында кайгырту, бигрәк тә "укытучылы" уйнау Тоняга бик ошый. Күп балалы гаиләнең тормышы җиңел бармый, фронтовик әтиләре тоткынлыкка эләгә, вакыт шундый була......
15 ноябрьдә педагогик хезмәт ветераны А.Глущенко олуг юбилеен билгеләп үтте, аның башлангыч мәктәптә укытучы буларак эш стажы 45 ел.
Педагог булырга кечкенәдән хыяллана ул. Кече энеләре һәм сеңелләре турында кайгырту, бигрәк тә "укытучылы" уйнау Тоняга бик ошый. Күп балалы гаиләнең тормышы җиңел бармый, фронтовик әтиләре тоткынлыкка эләгә, вакыт шундый була... Антонина мәктәпне ташлап, китапханәче, аннан пионервожатый булып эшли. Педагогик училищены тәмамлаганнан соң, поселоктагы 3 нче мәктәптә беренче сыйныфны кабул итеп ала.
- Антонина Григорьевна безнең өчен икенче әниебез булды, - дип искә ала анда укыган Галина Бурмистрова, - изге күңелле кеше, чын укытучы. Аның дәресләре әле дә хәтердә, без аның белән кайларга гына бармадык. Бервакыт җәй көне авылга әти-әниләренә алып барды. Бу онытылмас мизгелләр булды: калын урман, искиткеч тәэсирләр, дусларча аралашу. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда беренче укытучыбыз белән елап аерылыштык.
Игелекле, зирәк, кайгыртучан, гадел укучылары Володя Редькин, Нәсимә Гыйльфанова, Наилә Закирова, Лилия Мөхәммәдиева һәм башкалар хәтерендә ул шундый шәхес буларак истә калган. А.Глущенкога хас төп сыйфатларның берсе - тыныч һәм изге күңелле булу. Ул беркайчан да тавышын күтәрми, укучыларын ачуланмый. Зәңгәрсу күзләрендә ярату һәм аңлау чагыла, укучылары күңеленә ачкыч нәкъ менә шулар була.
- Шулай килеп чыкты, мин тормышта өлкәннәрне һәм балаларны ныграк яратам, - ди Антонина Григорьевна. - Картлар миңа һәрвакыт ышанды, аларны тынычландыра, киңәш бирә ала идем. Балалар һәм мәктәп яшәү мәгънәм булды.
Антонина Григорьевнаның язмышын җиңел дип атап булмый - балачагы сугыш елларына туры килә. Иртә кул арасына керә, аннан соң да көнкүреш, гаилә белән бәйле сынауларны күп җиңәргә туры килә. Әмма ул авыр минутларда да бирешми. Әнисе үрнәгендә үзен кулда тотарга, ничек кенә булмасын, тынычлык сакларга өйрәнә.
- Мәктәпкә бәйрәмгә барган кебек бара идем, - дип искә ала А.Глущенко. - Класс бусагасын атлап керүгә, барлык проблемалар онытыла һәм кабат өйгә кайтырга чыккач кына искә төшә. Ә эшкә ул иртәнге җидедә килә иде.
- Нигә йокламыйсыз, Антонина Григорьевна, - дип еш кына сорый торган була директор Д.Щербаков.
Аңа иртәрәк класска кереп, дәрес башланганчы күрсәтмә материал, карточкалар әзерләү, кыңгырау шалтырау белән кабинетына ашкынып кергән балаларны каршылау ошый.
- Әни өчен эше бик кадерле иде, - дип билгеләп үтә улы Андрей.
Якыннарының кайгыртуы, укучыларының һәм коллегаларының яратып искә алуы безнең героебызның күңелен җылыта. Соңгы вакытта Аллаһка ышануны яшәү рәвеше итеп сайлаган.
"Бәхетлеме сез?" дигән сорауга ул Библиядә әйтелгәнчә: "Картлыкның шатлыгы - балаларның балалары, дип җавап бирә. Дүрт оныгым бар һәм мин алар белән горурланам".
О.Смолькова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6200
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14700
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18600
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19800
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16300
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14500
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17200
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.18300
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.15400
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.16800
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14700
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6200
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84