Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш яме – хатын-кыз

Асия Мөхәммәтханова "Юность" район мәдәният йортында шәһәр һәм районда яшәп лаеклы хезмәт күрсәтүче хатын-кызларыбызны бүләкләү тантанасы булды. Чарага килүчеләрне шәһәрнең 1 нче мәктәп укучылары лалә чәчәкләре белән каршы алдылар. Тантананы җырчылар Елена Дунаева һәм Виктор Никифоров дуэты ачты. - Кешелек дөньясы җир йөзендәге бар гүзәллекне хатын-кыз исеме белән бәйли. Шагыйрьләр,...

Асия Мөхәммәтханова
"Юность" район мәдәният йортында шәһәр һәм районда яшәп лаеклы хезмәт күрсәтүче хатын-кызларыбызны бүләкләү тантанасы булды.
Чарага килүчеләрне шәһәрнең 1 нче мәктәп укучылары лалә чәчәкләре белән каршы алдылар.
Тантананы җырчылар Елена Дунаева һәм Виктор Никифоров дуэты ачты.
- Кешелек дөньясы җир йөзендәге бар гүзәллекне хатын-кыз исеме белән бәйли. Шагыйрьләр, рәссамнар һ. б. лар хатын-кызның матурлыгына, аның какшамас рухына, тугрылыгына дан җырлыйлар, зирәк акылына сокланалар. Сез гаилә учагын сүндермичә саклаучы илаһи зат, тормыш зилзиләсенә каршы торырлык ышанычлы терәк һәм шундый фидакарь җан булып каласыз, - дигән сүзләр белән чараны дәвам иттеләр алып баручылар Виктор Никифоров һәм Рәкыйга Хәмәтгалимова.
Котлау һәм бүләкләүләр өчен сүз шәһәр һәм район башлыгы Игорь Приваловка бирелде.
- Уйлап карасаң, барлык ирешелгән уңышлар, изгелекләр, батырлыклар ир-атларның хатын-кызларга булган сөю-мәхәббәт хисләренә бәйле. Нәкъ менә хатын-кыз безне бөек һәм игелекле эшләргә рухландыра, - дип белдерде Игорь Анатольевич. - Гүзәл затлар халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә нәтиҗәле хезмәт куялар, районның социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертәләр.
Игорь Привалов шәһәр һәм районның төрле тармакларында фидакарь хезмәт куючы хатын-кызларга Мактау грамоталары, премия һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Сәхнәгә чакырылучылар арасында район Пенсия фонды идарәсенең финанс-икътисад төркеме белгече Гөлсәрия Шәмсетдинова да бар.
- Минем бу өлкәдә эшләвемә ун елдан артык. Хезмәтем зур җаваплылык һәм төгәллек, тырышлык таләп итә. Эшем миңа җан тынычлыгы, рухи азык бирә, хезмәттәшләрем белән аралашу яшәргә көч һәм дәрман өсти, - ди Гөлсәрия ханым.
8 Март бәйрәме уңаеннан һәм намуслы хезмәте өчен шәһәр һәм район башлыгының Мактау грамотасы, премия һәм чәчәкләр бәйләменә 1 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнисә Ибәтуллина лаек булды. Фәнисә Әнвәровна әйтүенчә, балаларга белем һәм тәрбия бирү - аның балачак хыялы.
- Мөгаллимнең эше катлаулы, үзенчәлекле, мавыктыргыч һәм кызыклы. Бу хезмәт заман белән бергә атларга, эзләнергә мәҗбүр итә. Шунсыз мөмкин түгел, һәрдаим яңалыкка омтылырга кирәк, - ди Фәнисә ханым.
Бүләкләү мизгелләре район сәнгать осталары чыгышы белән үрелеп барды. Ләйсән Латыйпова җитәкчелегендәге бию коллективының көнчыгыш биюен, С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Рапсодия" ансамбле, солистлар Раушан Гатауллин, Илдар Фаразетдинов һәм Руслан Рабаданов башкаруында җырларны, "Шаян", "Кристалл" бию ансамбльләренең дәртле композицияләрен тамашачы җылы каршылады. Балалар сәнгать мәктәбенең гитарачылар ансамбле һәм "Даяна" арт-студиясе чараны музыкаль яктан бизәде. Барлык әфганчылар исеменнән җыр башкарган сугышчан хәрәкәтләр ветераны Александр Романов хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләде.
Тантаналы чара солист Лазарь Прокофьевның шаянлылар белән берлектә гүзәл затларыбызга багышланган җыры һәм фейерверк белән тәмамланды.
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга