Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормышка гашыйк

45 еллыгын билгеләп үтүче шәһәребез тарихы безнең төбәк үсешенә зур өлеш керткән кешеләр язмышы белән тыгыз бәйле. Фәрит Баһаветдинов - шуларның берсе. Ул дүрт ел элек дөньядан китте. Исән булса, 15 сентябрьдә 80 яшь тулыр иде. Бу дата уңаеннан аның сеңлесе Р.Шәфыйкованың истәлекләрен газетага бастырабыз. "Бу - абыемның шәхесен кабул...

45 еллыгын билгеләп үтүче шәһәребез тарихы безнең төбәк үсешенә зур өлеш керткән кешеләр язмышы белән тыгыз бәйле. Фәрит Баһаветдинов - шуларның берсе. Ул дүрт ел элек дөньядан китте. Исән булса, 15 сентябрьдә 80 яшь тулыр иде. Бу дата уңаеннан аның сеңлесе Р.Шәфыйкованың истәлекләрен газетага бастырабыз. "Бу - абыемның шәхесен кабул итүем", - ди Роза Бәдретдиновна.

Автор турында
Роза Бәдретдинова -Шәфыйкова, Ф.Баһа-ветдиновның кече сеңлесе.
1 нче мәктәпне тәмамлагач, 1963-1965 елларда Л.Карпов исемендәге химия заводының сульфат тозлары һәм барий окисе гидраты цехларында лаборант булып эшли. 1970 елда Казан университетын тәмамлый, инженер-метеоролог белгечлеге ала. Пенсиягә чыкканчы ТР Гидрометеорология үзәгендә метеорологик фаразлау бүлеген җитәкли.
Туган Бондюгы патриоты
Бондюглылар аны эшлекле, энергияле, намуслы кеше буларак хәтерлиләр: Бондюгтан чыккан гади егетнең Татарстан Хөкүмәтендә югары пост биләве белән горурлану хисе кичерәләр. Нинди генә урында эшләмәсен, Фәрит Бәдретдинович Бондюгның чын патриоты булып калды, район мәнфәгатьләренә өстенлекле игътибар бирде һәм соңгы көннәренә кадәр туган төбәгенә мәхәббәтен саклады.
Ф.Баһаветдиновның Бондюгта эшләү чоры хәрби хезмәттән кайткач, 1956 елда башлана. Яшь коммунистка яшьләр белән эшләү кебек җаваплы участокны бирәләр һәм Карпов исемендәге химия заводына физик культура һәм спорт буенча инструктор итеп билгелиләр. Фәрит Бәдретдинович заводта спорт чаралары оештырган беренче елларын канәгатьләнү хисе белән искә ала. Эшне яңа баштан җитди итеп башлавы турында автобиографик язмаларында чагылдыра. Бүгенге өлкән буын кешеләре, аның хатирәләрен укыгач, яшьлек елларына кайткан кебек булырлар.
Оештыру сәләте һәм эшче яшьләр белән эшли алуы аның киләчәк карьерасында зур роль уйный һәм мөстәкыйль тормышка ныклы адым була. 1959 елда Фәрит Бәдретдиновичны Бондюг район комитетының комсомол оешмасы беренче секретаре итеп сайлыйлар. 27 яшьлек секретарь авыл проблемалары белән таныша, комсомол яшьләр фермалары һәм бригадалары оештыра, яшьләр арасында тәрбия эшләре алып бара. Комсомол әйдаманына авылларга йөрү өчен ат, соңрак мотоцикл бирәләр. Акрынлап утырыш, конференция, пленумнар үткәрү, гомумзавод һәм поселок чаралары оештыру тәҗрибәсе туплана. Урта яшьтәге бондюглылар хәтерлидер, комсомол район комитетында билетлар тапшыру тантаналы төстә уза. Фәрит Бәдретдинович комсомол эше буенча коллегалары - комсомолның икенче секретаре Фая Нәбиуллинаны, сектор мөдире Сима Гурихинаны, инструктор Фәрит Сибгатуллинны, химия заводы комсоргы Юлия Боресинкованы җылы сүзләр белән искә ала.
1961 елда Фәрит Бәдретдинович читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый. Аннан партия органнарында карьера үсеше - башкарма властька күчү чоры була. Башта ул партиянең Бондюг район комитеты бюросы әгъзасы итеп сайлана һәм оештыру бүлеген җитәкли. 30 яше дә тулмаган Фәрит Баһаветдинов үзенә генә хас үҗәтлек белән предприятие һәм оешмаларда туган проблемаларны хәл итә, кадрлар сайлау белән шөгыльләнә. Район комитетында аның бүлеге штаб ролен үти - партиядәгеләр генә түгел, партиясезләр дә анда яклау таба. Шул вакытта ук ул үз принципына - кешеләргә якын булуга, аларның авырлыклары белән танышуга, кулдан килгәнчә ярдәм итүгә тугрылыклы була.
1963 елда Бондюг районы эреләтелгән Алабуга районына кушыла. Фәрит Бәдретдинович берничә ел Алабуга шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары була, аннан партиянең Алабуга шәһәр комитеты оештыру бүлеген җитәкли. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Бондюг халкы мәнфәгатьләрен кайгырту аның өчен беренче урында була.
Мэр һәм романтик
1967 елдан язмыш Ф.Баһаветдиновны яңа тармакка чыгара - аны төзелә торган Түбән Камага эшкә күчерәләр. Поселокка шәһәр статусы 1966 елның сентябрендә генә бирелә, бер елдан Фәрит Бәдретдиновичны партия шәһәр комитеты секретаре итеп сайлыйлар. 1970-79 елларда ул Түбән Кама шәһәр башкарма комитетын җитәкли һәм баштанаяк шәһәр хуҗасының проблемаларына чума. Шәһәр буш урында төзелә һәм анда өч урам, өч кибет, өч балалар бакчасы, өч мәктәп барлыкка килә. Түбән Кама һәм эре химия комплексы төзелеше Бөтенсоюз удар төзелеш буларак игълан ителә. Шәһәр төзелешенә теләп килүчеләр меңләгән була, аларның барысын да урнаштырырга, яшәеш һәм эш өчен шартлар тудырырга кирәк. Әле гамәлдә булмаган урамнар һәм проспектлар схемасы, мәктәп һәм балалар бакчалары, хоккей мәйданчыклары, кибет, ашханә, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре проектларыннан заманча төзекләндерелгән шәһәргә кадәр мэр һәм романтик Фәрит Бәдретдинович үзенең командасы белән ун еллык юл уза. Аның фикердәшләре, күпләрен ул остазы дип саный, үзе кебек үк талантлы кешеләр булалар һәм шәһәрне әкияттәге кебек "кулларында йөртәләр". Чөнки шәһәр һәм нефтехимия комплексы төзелеше белән беррәттән аны төзекләндерергә һәм яшелләндерергә кирәк була, нәтиҗәдә Түбән Кама Россиядә иң төзекләндерелгән һәм чиста шәһәр статусы ала. Шәһәргә керү урынында аның башлыгының фикерен чагылдырган баннер эленә. "Мин беләм, шәһәр булачак, мин беләм, бакчалар чәчәк атачак..."
Министр булу җиңелме?
1979 елда якташыбызны Татарстан сәүдә министры итеп билгелиләр, соңрак - бәяләр буенча Дәүләт комитеты рәисе. Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә ул пенсиягә чыкканчыга кадәр - 15 ел эшли. Союз таркалган һәм үзгәртеп кору чорындагы эшчәнлегенә югары бәя ала. Кайда гына эшләсә дә, үзен энергияле, эрудицияле һәм белемле итеп күрсәтә. Икътисад таркалу, көчле дефицит һәм талон системасы кертелгән шартларда да барлык сәүдә предприятиеләре эшчәнлеген координацияләүне төгәл оештыру, бәяләрне контрольдә тоту мөмкинлеге була. Фәрит Бәдретдинович вакытында сәүдә эшчәнлегенең яңа формалары кертелә, өлешчә алганда, беренче тапкыр халыкка җитештерүче бәясе белән авыл хуҗалыгы продукциясе сату ярминкәләре оештырыла.
Фәрит Бәдретдиновичның тормыш юлы - җәмгыятькә ихластан хезмәт итү үрнәге: ул беркайчан да үзенә вазифаны сайлап алмый, һәрвакыт кайда кирәк - шунда бара. Шунлыктан лаеклы рәвештә орден һәм медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, берничә мәртәбә ТАССРның Югары Советы депутаты итеп сайланган, РСФСРның сәүдә һәм мәгариф отличнигы, исән чагында ук Түбән Кама шәһәренең почетлы гражданины дигән горур исемне алган.
Һәркем өчен җаваплы
Шулай килеп чыкты инде, безнең зур Баһаветдиновлар гаиләсендә (без алты бала идек) нәкъ менә Фәрит Бәдретдинович һәр гаилә әгъзасының язмышы өчен җаваплылыкны үзенә алды. Әти-әниләре өчен генә түгел, энеләре, сеңелләре, аларның балалары өчен дә тулы мәгънәсендә җаваплылыкны. Күпсанлы танышлары, бигрәк тә якташлары үз язмышларында аның катнашын сизделәр.
Фәрит Бәдретдинович гаилә тормышында ышанычлы мөнәсәбәтләре белән аерылып торды. Хатыны Зинаида Герасимовна белән зур мәхәббәттә һәм үзара гармониядә 50 елдан артык бергә яшәде. Зинаида Герасимовна Щелково химия-технология техникумын тәмамлагач безнең заводта башта смена мастеры, аннан фармакопея цехы начальнигы булып эшли. Балалары Ринат белән Ирина Бондюгта тудылар, әти-әниләре кебек үк, мөмкинлек булган саен, туган якларына кайталар. Оныклары Рөстәм, Илдар, Ира үсеп киләләр, барысы да югары белемле, сайлаган һөнәрләре буенча эшлиләр, кызыклы тормыш белән яшиләр.
Өлкән яшьтәге менделеевлылар Фәрит Бәдретдиновичның әтисе - күренекле партия эшлеклесе Бәдретдин Баһаветдинович Баһаветдиновның 100 еллыгына багышлап оештырылган зур тантананы әле дә онытмыйлар. 1938-53 елларда, бик авыр чорда, ул партиянең Бондюг район комитетын җитәкли. Сугыш һәм аннан соңгы торгызу елларында Бондюг районын үстерүгә керткән өлеше өчен вафатыннан соң Менделеевск шәһәренең почетлы гражданины исеменә лаек була. Шулай ук Советская урамындагы ул яшәгән йортта мемориал такта ачылды. Анда Менделеевск, Түбән Кама, Алабуга, Казаннан хезмәттәшләре, дуслары, якташлары, танышлары катнашты. Бу вакыйга турында Бондюг тарихын үз эченә алган фильм эшләнде. Соңрак Фәрит Бәдретдинович инициативасы белән әтисе турында "Гасыр чордашы" исемле китап чыгарылды. Бу үзеңнең ата-бабаларың һәм нәсел тамырларыңны ихтирам итүгә лаеклы үрнәк. Фәрит Бәдретдинович үзе дә, аның гаиләсе дә әти-әнисен бик яраталар, хөрмәт итәләр, аларның картлыгы чын мәгънәсендә бәхетле була. Фәрит яшьтән үк әтисенең әйткән васыятен онытмый: һәрвакыт кешеләр белән тыйнак һәм гади булырга, аларны тыңлый һәм ярдәм итә белергә. Әниебез дә йомшак күңелле, аралашучан кеше, кызыклы әңгәмәдәш иде. "Дәүләт хезмәтеннән бик соң кайтканда да әни бүлмәсенә кереп аның хуплавын алмыйча, тәмле йокы, хәерле төн теләмичә калмый идем", - дип искә ала Фәрит Бәдретдинович.
Күңел гүзәллеге
Фәрит Бәдретдинович кешеләр хәтерендә талантлы һәм масштаблы җитәкче булып кына истә калмады. Ул һәрвакыт зирәк фикерле, алдан күрә белүчән, кешелекле һәм изге күңелле булуы белән аерылды. Ышанычлы иптәш булды, чын дуслары бик күп иде һәм аларга гомеренең соңгы көннәренә кадәр тугрылыклы калды. Аңа табигатьтән ир-егетләрчә мөлаемлык һәм буй-сын бирелгән, шунлыктан елмаюы да күңелгә җылылык өсти иде. Нинди генә урында эшләвенә, дәүләт хезмәтендә мәшгуль булуына карамастан, кызыклы һәм эчтәлекле тормыш белән яшәде. Тирән мәгънәле шигырьләр, рус һәм татар телләрендә фәлсәфи эчтәлекле җырлар яратты. Фәрит Бәдретдинович соңгы көннәренә кадәр тормышны сөйде, һәр аткан таңга сөенде, якыннары турында кайгыртучанлык күрсәтте. Шундый гүзәл кешенең безнең белән яшәве һәм җирдә якты эз калдыруы нинди бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тормышка гашыйк

2
X