Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Тормышта эз калдырып

    1989 елның 15 феврале - илебез, республика, район тарихында мөһим дата. Бу көнне Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылды. Әфган сугышы ун ел дәвам итте, анда безнең якташларыбыз да катнашты. Тарихи вакыйганың 20 еллыгына элеккеге район башлыгы Рөстәм Гафаров ярдәме белән район газеталары редакциясенең иҗат коллективы Менделеевскиның сугышчы-әфганчыларына, сугыштан кайтмаганнар һәм аннан...

    1989 елның 15 феврале - илебез, республика, район тарихында мөһим дата. Бу көнне Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылды. Әфган сугышы ун ел дәвам итте, анда безнең якташларыбыз да катнашты.
    Тарихи вакыйганың 20 еллыгына элеккеге район башлыгы Рөстәм Гафаров ярдәме белән район газеталары редакциясенең иҗат коллективы Менделеевскиның сугышчы-әфганчыларына, сугыштан кайтмаганнар һәм аннан соңгы елларда вафат булганнар истәлегенә, югалту хәсрәте, җиңү шатлыгы, әфганның ныклы, өзелмәс дуслыгы җепләре белән берләшкәннәргә тирән хөрмәт йөзеннән "Әфганның утлы юллары буйлап" исемле китап чыгарды. Эчтәлеге буенча бәһасез басманың битләрен актарганда, без якташларыбыз батырлыгына аеруча горурлык, соклану кичерәбез. Фидакарь сугышчыларның кайберләре белән еш очрашырга, эш процессында аралашырга туры килә, һәм менделеевлыларның күбесенең бу егетләргә Ватанга тугрылык, сугышчан иптәшлек, батырлык үрнәге күрсәткәндә ниләр кичерергә туры килүе турында хәбәрдар булмавы борчылу тудыра.
    Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан дуслары һәм коллегалары соравы буенча шундый геройларның берсе - Эчке эшләр министрлыгы ветераны Орудж Акперович Гасанов турында язарга булдык. Ул закон һәм хокук тәртибен саклау буенча хәрби бурычын намус белән үтәп, бу катлаулы һәм игелекле һөнәргә 28 елдан артык гомерен багышлаган. Подполковник Орудж Гасанов җитәкчелегендәге полициянең участок вәкилләре бүлеге берничә мәртәбә республика бүлекләре арасында лидерлык позицияләрен яулаган. Участок инспекторлары службасы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча ул өч мәртәбә ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенең беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнгән. Гасановның күпьеллык хезмәте "Яхшы хезмәте өчен", "Татарстан Республикасы ЭЭМның почётлы хезмәткәре" билгеләре, "Хезмәтендә аерылганы өчен" Россия ЭЭМ өч дәрәҗә медале белән билгеләнгән.
    О.Гасанов язмышында эз калдырган Әфганны үтүе турында сөйләргә яратмый.
    - Хезмәтем турында искә алу сугышчан дусларны югалту ачысын яңарта. Сугыш сугыш инде. Анда, "елга артында", без батырлык эшлибез дип башка да китермәдек. Әти-әниләребез һәм җәмгыять тарафыннан патриотик рухта тәрбияләгән хәрби бурычлылар буларак, без алга куелган биремнәрне үтәүдә зур җаваплылык тойдык.
    Иң мөһиме, Әфган безне яшәүнең һәр мизгеленең кадерен белергә, әйләнә-тирәдәгеләрне аңларга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга өйрәтте.
    Хәрби чыныгу характер формалаштыруда ярдәм итте, бу миңа һөнәр сайлавымда мөһим фактор булды, - ди әңгәмәдәшем һәм шаяртып өсти: - минем гомуми эш стажым 34 ел, өч ай һәм дүрт көн.
    Орудж Гасановны якыннан белгәннәр аның турында яхшы фикердә.
    - Ул чын дус, авыр минутта ярдәмгә килә, эшлекле киңәшен бирә. Ут һәм суны кичкән кеше буларак, ул минем өчен өлге. Орудж Акперовичның бай тормыш тәҗрибәсе, бар кеше белән уртак тел таба белүе, принципиаль һәм эшкә сәләтле булуы тирән хөрмәткә лаек. Ул беркайчан да эшсез утырмый. Көрәк алып бакча казырга, ишегалдында рәхәтләнеп эшләргә мөмкин. Туганнарына аякка басарга ярдәм иткән. Гаиләдә искиткеч мөнәсәбәтләр. Чибәр хатыны "ирем" дип өзелеп тора, бар эшендә булыша. Менә дигән уллар үстерәләр, Гошкар - КФУның Алабуга институты беренче курс студенты, Анар - тугызынчы сыйныф укучысы,- дип билгеләп үтә Назыйм Әхмәтов.
    - Янгын чыгып өебез зыян күргәч, Орудж Акперович безгә беренче булып ярдәм кулы сузды. Аны һәрвакыт рәхмәт сүзе белән искә алабыз, аңа һәм якыннарына сәламәтлек, иминлек телибез, - ди Екатерина Филатова.
    Иң якын кешесе - әнисе Шейла Аппасовнадан язмабыз герое турында күп кызыклы мәгълүмат алдык. Гасановларның зур тату гаиләсендә әти-әниләрен шатландырып алты ул һәм кыз үскән.
    - Орудж араларында иң тынычы, изге күңеллесе булды. Спортны яратты, буш вакытларын өй янындагы спорт мәйданчыгында үткәрде. Эш сөючәнлеге белән аерылды. Аның үтенече буенча әтисе белән бакча участогын киңәйттек, теплица урнаштырдык, анда улыбыз тырышып эшләде, - дип сөйли Шейла Гасанова. - Ирем - фронтовик, сугыштан беренче төркем инвалид булып кайтты, бәрелешләрнең берсендә сул күзен югалткан. Оруджны Әфганстанга җибәрүләрен белгәч, бик нык борчылды. Ул бит сугышны үз күзләре белән күргән. Улын көтеп җиткерә алмады, йөрәге түзмәде.
    - Әти-әнием искиткеч кешеләр. Алар өлешенә никадәр сынау тигән, ләкин беркайчан да язмышка зарланмадылар. Без аларны яратып, тыңлаучан булып үстек.
    Әнием репрессия елларын, сугышны кичергән, әмма тормышны яратучан, изге күңелле, кунакчыл булып калган. Аңа 86 яшь, ләкин күңеле картаймый. Ул һәр кышны безгә килә, яраткан килене Наргилага хуҗалыкта ярдәм итә, җәй көне туган ягыбызга кайтабыз. Янәшәмдә туганнарым, дусларым булганда, мин бәхетле. Бу яшәргә һәм яраткан эшем белән шөгыльләнергә стимул бирә, - ди Орудж.
    Без Гасановлар гаиләсенә тыныч күк йөзе, сәламәтлек һәм иминлек телибез.

    Лариса Кривилёва

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: