Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Тормышта районка белән

Район газетасының тарафдарлары һәм тугры әбүнәчеләре күп. Без иң актив укучыларыбызга "Сез районканы ни өчен яратасыз?" дигән сорау бирдек. Пенсионер Роза Хәлиловна Йосыпова оныгы Яна белән: - Районканы 20 ел укыйм. Газетадан башка яши алмыйм: район яңалыкларын белергә кирәк бит. Әгәр кеше аларны белми икән, димәк район язмышы белән кызыксынмый....

Район газетасының тарафдарлары һәм тугры әбүнәчеләре күп. Без иң актив укучыларыбызга "Сез районканы ни өчен яратасыз?" дигән сорау бирдек.
Пенсионер Роза Хәлиловна Йосыпова оныгы Яна белән:
- Районканы 20 ел укыйм. Газетадан башка яши алмыйм: район яңалыкларын белергә кирәк бит. Әгәр кеше аларны белми икән, димәк район язмышы белән кызыксынмый. Подписка кампаниясе игълан ителү белән, шунда ук язылырга барам. Райондагы вакыйгалардан хәбәрдар булырга телим. Бер генә санын да калдырмыйча, энәсеннән җебенә кадәр укыйм.
Районка битләрендә үзем шәхсән белгән кешеләр турында укуы күңелле. Мине барлык өлкәләр дә кызыксындыра: мәдәният, авыл хуҗалыгы, төзекләндерү, завод яңалыклары, мәктәп тормышы. Яңадан бер тапкыр карар, укыр һәм шатланыр өчен, газетаны саклыйм.
Район газетасын нәкъ менә тормышка төрле яклы карашы өчен яратам.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Подписка2014