Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыштан тәм табып яши

- Гомер дигәнең бик тиз узып китә икән. Әле генә сабый бала, яшь кәләш, ана идем. Хәзер инде оныкларым үсеп бара. Тормыш мәшәкатьләре белән еллар үткәне сизелмәгән дә, - ди күптән түгел 65 яшен билгеләгән Фәния Нурмөхәммәтовна Мөбарәкшина. Әтисе - фронтовик-солдат тормышның бөтен авырлыгын, кайгы-хәсрәтләрен кичереп, Берлинга кадәр барып җитә....

- Гомер дигәнең бик тиз узып китә икән. Әле генә сабый бала, яшь кәләш, ана идем. Хәзер инде оныкларым үсеп бара. Тормыш мәшәкатьләре белән еллар үткәне сизелмәгән дә, - ди күптән түгел 65 яшен билгеләгән Фәния Нурмөхәммәтовна Мөбарәкшина.
Әтисе - фронтовик-солдат тормышның бөтен авырлыгын, кайгы-хәсрәтләрен кичереп, Берлинга кадәр барып җитә. Хәрби хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән. Фәния, Нурмөхәммәт сугыштан исән-имин әйләнеп кайткач, 1949 елда дөньяга килә. Чибәр, чая кыз булып үсә.
- Тигез гаиләдә ул чорның авырлыгы сизелмәде. Иркәләнеп, сөелеп үстем. Күңел җылысына сусап кайткан әти миңа назын кызганмады. Соңрак Флүрә һәм Эльза исемле сеңелләрем туды. Туган авылымда (Теләче районы) урта мәктәп юк иде, өйдәгеләр мине чит җиргә җибәрәселәре килмичә, Мамадыш районына - әтинең апаларына илттеләр. Ул йортта һәркемгә җылы аш, кайнар чәй, киң күңел булды. Шулай Тәкәнеш авылында унынчыны тәмамладым, - дип хатирәләрен яңарта ул.
Кул эшенә күңеле тартылган Фәния Казанның һөнәр училищесын сайлый һәм кием тегү осталыгына өйрәнә. Теләге - гүзәл ханымнарны килешле киемле итү була. Кыз тегү-бәйләүгә иртә өйрәнгән - әнисе мамык шәлнең уртасын бәйләсә, ул читен җитештергән. Укуында да барысына тиз төшенә, осталыгын камилләштерә.
Әнисе Шакирә - авыл халкын дәвалаучы фельдшер, Нурмөхәммәт - химия фәне укытучысы - кызларына үрнәк булалар.
Хезмәт сөючән Фәния күлмәк тегәме, пальтомы - коеп кына куя. Клиентларга заказны тиз өлгертә.
- Булачак ирем Раиф белән Казанда очраштык. Якташым буларак аны элек тә белә идем. Танышлык дуслыкка әверелде, соңрак арабызда хисләр туды. 1971 елда гаилә кордык. Бер елдан уллы булдык. Раиф - Казан химия-технология студенты, укыды да, эшләде дә. Мин дә кул кушырып утырмадым, тегүче икәнемне белгәч, әле берсе, әле икенчесе мөрәҗәгать итте. Бала йоклаган арада, төннәрен дә вакыт табып тегә идем, - ди Фәния ханым.
Юллама белән Менделеевскига килеп урнашалар. Әтисенең кызлы булу хыялын тормышка ашырып, Регина дөньяга аваз сала. Хәзер бергә зур гаилә булып яшиләр. яраткан әби-бабалары оныклары Камил белән Ринатка ышанычлы булышчылар.
- Мин аларны секция, түгәрәкләргә йөртәм, бабалары тәмле ризыклар әзерләп безне көтә. Раиф гомер буе пешерергә яратты. Аңа сөенеп туя алмыйм, - ди Фәния Нурмөхәммәтовна.
Уллары Рөстәм ремонт эше белән шөгыльләнә, күптән түгел әти-әниләренең фатирын да матурлаган. Фәния ханым табигате буенча оптимист буларак, гаиләдә күңелле, эчкерсез, уен-көлкеле аралашуны хуп күрә. Хатын-кыз кытыршылыкларны тигезләргә, "майлый-җайлый" белергә тиеш дип саный.
Туган абыйсы чакыргач, тугыз елга якын Якутиядә яшиләр. Фәния анда да үз һөнәренә алына, тормыш иптәше нефть-газ эзләү экспедицияләрендә йөри.
- Ул чактагы күңелле хатирәләр, Россиянең төрле төбәгеннән җыелган бер белмәгән кешеләр белән туганнарча аралашу әле дә онытылмас истәлек булып тора, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
Туксанынчы елларда тормышлар үзгәрү аларны яңадан Менделеевскига кайтара. Фәния һөнәр училищесында яшьләргә тегү нечкәлекләрен өйрәтә. 2000 елда пенсиягә китә һәм, үзе әйтүе буенча, эшләү дәверендә үти алмаган хыялларын тормышка ашырып яши. Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк буларак ветераннар хорына йөри.
- Бу - аралашу, уй-фикерләр, кайгы-хәсрәтләр белән бүлешү, бер гаиләгә әверелгән иптәшләреңне аңлау, ярдәм итү урыны да. Сәхнә безгә яшәргә көч бирә, картаерга вакытыбыз юк. Безнең чыгышларга кайларда гына сокланмадылар. "Күңелле әбиләр" ансамбле белән тормыш көндәлегенә такмаклар җырлыйбыз. "Супер-әби" конкурсында "Камил әби" номинациясендә җиңүче булдым. Буш вакытларымда бассейнда йөзәм, җәен ирем белән бакча үстерүдән, табигатьтә булудан канәгатьлек табам. Хәзер минем иң зур теләгем - балаларым, оныкларымның матур гомер итүләре. Ирем Раиф белән якыннарымның шатлыкларына куанып, тигез тормыш белән яшәсәк иде, - ди Фәния Нурмөхәммәтовна.

Фәймә Наилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск синећ кешелђрећ, менделеевск Мљбарђкшина