Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп кагыйдә – бер урында тормаска

Ижевскиның Калашников исемендәге университетын тәмамлаган Алексей Петров һәм икътисад, идарә һәм хокук институты студенты Михаил Жеребятьев автотуктаткыч (автостоп) ярдәмендә сәяхәт итәләр. Алар узган җәйдә Байкалга барганнар. Егетләр корреспондентыбыз Вәсилә Мортазинага ничек итеп 11 мең сумга планетадагы иң тирән төче сулы күлне күрүләре турында сөйләделәр. - Егетләр, мондый төр сәяхәткә ничек...

Ижевскиның Калашников исемендәге университетын тәмамлаган Алексей Петров һәм икътисад, идарә һәм хокук институты студенты Михаил Жеребятьев автотуктаткыч (автостоп) ярдәмендә сәяхәт итәләр. Алар узган җәйдә Байкалга барганнар. Егетләр корреспондентыбыз Вәсилә Мортазинага ничек итеп 11 мең сумга планетадагы иң тирән төче сулы күлне күрүләре турында сөйләделәр.
- Егетләр, мондый төр сәяхәткә ничек карар кылдыгыз?
Алексей:
- Барысы да мөстәкыйль рәвештә беренче мәртәбә Санкт-Петербургка барудан, сәяхәтнең яңа төре - каучсёрфинг тәҗрибәсеннән башланды, анда катнашучылар бер-берсенә бушлай булышалар һәм төн куну урыны тәкъдим итәләр. Автотуктаткыч турында без шундый юл белән Көнчыгыш Азияне йөреп чыккан Вася исемле егеттә яшәгәндә белештек.
Михаил:
- Васяның ярты еллык сәяхәте турында сөйләвен тыңлагач, үзебезне сынап карарга карар кылдык. Куркыныч һәм шул ук вакытта бу процесска бар булганың белән бирелү кызык иде.
- Автотуктаткыч ярдәмендә хәрәкәтләнү ничегрәк?
- Бу искиткеч! Әмма болай хәрәкәт итүгә психологик һәм физик яктан әзер булырга кирәк. Автомобиль бәлки туктар дигән өмет белән берничә сәгать юл буйлап атлауга һәркем дә әзер түгел. Автотуктаткычның төп кагыйдәләреннән берсе - беркайчан да урында тормаска, хәер аны безнең тормышның барлык аспектларында кулланып була.
Алексей:
- Гадәттә автотуктаткыч ярдәмендә хәрәкәт итүчеләр белән аралашу кешеләргә бик ошый. Шофёрларның психологиясе шундый: рюкзак аскан кешене күрә икән, димәк ул турист, ә туристлар - яхшы кешеләр, утыртырга кирәк. Ә чынбарлыкта үзара аралашу өчен утырталар. Юлдаш белән тормыш турында сөйләшергә була, юл кыскарак тоела. Машина йөртүчеләр гадәттә безнең кайдан булуыбыз, шундый юл белән кайда һәм ни өчен баруыбызны сорыйлар. Кайвакыт сине юлда утырткан шофёрларга бер үк нәрсәне көнгә берничә мәртәбә сөйләргә туры килә. Безне Ижевскидан утырткан машина йөртүче ханым истә калды.
- Бу шөгыльне башлаучыларга юлга нәрсәләр алырга киңәш итәсез?
Алексей:
- Яхшы кирәк-яраклар: рюкзак, палатка, йокы капчыгыннан башка булмый, кайда кунарга туры киләсен алдан белү мөмкин түгел. Бервакыт без тукталышта кундык. Аяк һәм өс киеме су үткәрми торган булырга тиеш. Үзең белән күп ризык йөртергә кирәкми - авыр. Автотуктаткыч - артык гәүдә авырлыгына киртә (көлә). Чынбарлыкта безне кем кабул итә, шул туйдыра, мисал өчен Иркутскида без Александрда кунакта булдык, Пермьдә - Ксюшада, Байкалда бурят Лёня белән таныштык. Каучсёрфинг белән шөгыльләнүчеләрне Интернет аша таптык. Бездән көчтән килгәнчә ярдәм һәм, килешү буенча, азык-төлек таләп ителә.
Михаил:
- Кием турында алдан кайгыртырга кирәк, ул күп булырга тиеш түгел. Җилдән саклый торган универсаль куртка аз урынны ала һәм уңайлы да. Җылылык саклый торган эчке кием һәм яхшы аяк киеме булуы мәҗбүри. Сәяхәт вакытында киемгә экономияләргә кирәкми дигән фикергә килдек. Аның сыйфаты юлда йөргәндә беленә.
- Байкал турында тәэсирләрегез белән бүлешегез әле.
Алексей:
- Бу мин күргән гаҗәеп урыннарның берсе. Искиткеч матурлык: әйләнә-тирәдә таулар һәм төбе күренеп торган чиста сулы күлләр. Һава торышы кискен үзгәрә. Байкал дулкыннары шаулавы астында палаткада йокыга китү онытылмаслык тәэсир калдыра. Ирек рухы сизелә, бу хисләрне кабат татып карыйсы килә.
Михаил:
- Чумган вакытта су салкын. Ә менә корыга чыккач, тәндә гаҗәеп җиңеллек сизәсең. Аның гадәти булмаган табигате белән соклану өчен Байкалга ким дигәндә бер айга барырга кирәк. Өйгә күчтәнәчкә ысланган омуль балыгы алып кайттык.
- Пермьдә сикерүегез турында сөйләгез әле.
Михаил:
- Пермьгә Байкалдан кайткач киттек. Анда без роуп-джампингка - биек объекттан бау белән сикерү кебек экстремаль спорт төренә язылдык. Без 30 метрлы күпердән сикердек, ул якынча 12 катлы йорт биеклегендә. Күпер култыксасына ике асылмалы - төп һәм страховкалау системалары беркетелә, альпинистлар бавы сикерүченең тәненә - аягы, җилкә һәм аркасына беркетелә, башына каска бирелә. Мөһим шарт: умырткалыгында төзәлмәгән җәрәхәте, йөрәк-кан тамырлары һәм башка шуңа охшаш авырулары булган кешеләрдән тыш, 18 яшьтән өлкән теләгән һәркемгә сикерүгә рөхсәт бирелә.
Алексей:
- Башта куркудан, аннан сокланудан кычкырганда күп күләмдә адреналин бүленеп чыга, аннан маятник кебек тирбәтә башлый. Үзеңне күпер астында зур атынчыкта кебек хис итәсең. Сикергән өчен без 400 сум түләдек, күпердән бурычны үтәгән хис белән, канәгать булып кайттык.
- Автотуктаткычның төп кагыйдәләре нинди?
Алексей:
- Сәяхәткә парлап бару яхшырак (бигрәк тә кызларга, без андый тәвәккәлләрне дә очраттык). Әгәр егет кыз белән сәяхәт итә икән, теләбрәк утырталар. Безне, ике егетне, теләсә кем утыртып барырга теләмәде, кайберләре шикләнделәр.
Михаил:
- Акчагыз юклыгын утыргач тә әйтегез. Әгәр шофёрны кисәтмәсәгез, күңелсез хәл килеп чыгарга мөмкин. Машина йөртүче белән сөйләшегез, аларның күбесе өчен сез - эч пошу һәм йокы килүдән коткаручы. Шулай ук күтәренке кәеф чыганагы. Бернигә карамастан, сез яхшы кәефтә булырга тиеш. Шаяртырга, теләсә нинди темага сөйләшергә һәм яхшылык турында гына уйларга кирәк.
Сәяхәтебез 27 көнгә сузылды. Бу вакыт эчендә без күп тәэсирләр алдык, яңа дуслар таптык, фотога төшердек. Автотуктаткыч ярдәмендә хәрәкәт итеп, күп нәрсәне аңладык. Әмма аннан алган иң мөһим дәрес - дөньяда кызыклы, изге күңелле, кешелекле шәхесләрнең күплегенә инандык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Студентлар кљненђ

2
X