Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Беренче май бәйрәме үзенең бай традицияләре белән рәсәйлеләр күңеленә якын. Өлкәннәрнең хәтерендә бу көн хезмәт ияләренең үз хокукларын яклау көне буларак саклана. Һәм бүген дә «Тынычлык! Хезмәт! Май!» шигаре Хезмәт Кешесен ихтирам итүгә өндәп, тормышыбызны яхшырту өчен уртак максатыбызда берләштерә.

«Эш сөйгәнне ил сөйгән», ди татар халык мәкале. РФ Конституциясендәге хезмәтне олылау принцибы – дәүләтнең нигезе. Төп законда гражданнарның хезмәт хокуклары гарантияләре ныгытылды. Икътисадны үстерү һәм байлыкны арттыру, суверенитетны, социаль партнерлыкны һәм милләтара татулыкны тәэмин итү өчен шартлар тудырылды. Катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында илебезгә килгән авырлыкларга карамастан, тормышыбызның яхшыруына өметләнәбез. Үз көчебез һәм эш сөючәнлегебез безгә барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итәр. Гражданлык җаваплылыгын тоеп һәм активлык күрсәтеп, без республикабызның һәм илебезнең чәчәк атуы өчен үз өлешебезне кертә алабыз. Кадерле ватандашлар! Татарстанның икътисадый куәтен ныгытуга зур өлеш керткән ветераннарга олы ихтирамымны белдерәм. Үз эшен намуслы башкарып, республиканың алга таба эзлекле үсешен тәэмин итүче барлык хезмәт ияләренә рәхмәт. Язгы кыр эшләренең кызган чагы, татарстанлыларның күбесе Беренче майны басуларда һәм бакчаларда тырыш хезмәт белән каршы алачак. Исән-сау һәм имин булыгыз! Тормышыгыз һәрвакыт яраткан эшегезгә, кыю уй-фикерләргә бай булсын! Ә кунакчыл йортларыгыз тынычлык һәм бәхет белән тулсын! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев