Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • ТР Президенты Владимир Путин Юлламасын Мәскәүдә тыңлаячак

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгышын Мәскәүдә тыңлый.

    Чара 12 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында була. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. Юллама тантанасына 1,3 мең кеше килә. Алар арасында – Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре.

    Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «КАМАЗ» йөк машиналары җитештерә торган заводның беренче директоры Лев Васильев белән очраша.

    Фото: tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: