Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә онлайн Сабантуй флешмобын башлады

Онлайн форматтагы Сабантуй 2 июльдән 4сенә кадәр дәвам итәчәк.

Сабантуй бәйрәменә #Сабантуй2020 хештегы астында флешмоб башланды. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без онлайн-курслар барышында чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән аралаштык. Төрле илләрдәге татарлар Сабан туен онлайн форматта үткәрергә планлаштыра, ә кемнәрдер инде хәтта бәйрәм иткән дә. Пандемия шартларында Сабан туен үткәрү максатын куйган идек. Программаны Татарстан районнары белән бергә төзедек. #Сабантуй2020 хештегы аша барлык мәгълүматлар белән танышырга була. Рәхим итегез», — диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге методисты Сөмбелә Вәлиәхмәтова.


Онлайн Сабан туе программасы:
3 июль:
«KAZAN» ансамбле хореография мәктәбе-студиясе укытучысы Нигина Низамиевадан татар биюе буенча мастер-класс;
#БиеСабантуй челленджы;
«Сөрән» һәм«Сабан туе» йолалары;
Татар халкының традицион уеннары;
«Ат бизәү» мастер-классы;
«Bulgari» бренды авторы Айгөл Сәдриевадан «Каюлы күн сәнгате» буенча мастер-класс;
Дизайнер Гөлфия Билаловадан изү ясарга өйрәнү мастер-классы;
Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
«Zakaria» фольклор төркеме белән иҗади сөйләшү. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
Әдилә Заһидуллина белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы Алсу Саттаровадан «Сөлге чигү» буенча мастер-класс;
Агачка уеп рәсем ясау сәнгате буенча мини-фильм. Мастер: агачка уеп рәсем ясау сәнгате мастеры Җәлил Вильданов.

4 июль:
08:00–20:00 «Онлайн Сабантуй» телемарафоны ТНВ каналында барачак;
Яшьләр онлайн-фестивале.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X