Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәрбиягә бала алган гаиләгә автомобиль ачкычы тапшырдылар

Аны тапшыру тантанасы Казанда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында "Ел хәйриячесе-2014" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү кысаларында узды. Менделеевск делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев, тәрбиягә балалар алган Надежда, Андрей, Ирина Самариналар, аларның шәкертләре, Ижёвка җирлеге башлыгы Валентина Пономарёва һ.б.лар тәкъдим итте. "Зур гаилә" акциясе кысаларында республиканың...

Аны тапшыру тантанасы Казанда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында "Ел хәйриячесе-2014" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү кысаларында узды.

Менделеевск делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев, тәрбиягә балалар алган Надежда, Андрей, Ирина Самариналар, аларның шәкертләре, Ижёвка җирлеге башлыгы Валентина Пономарёва һ.б.лар тәкъдим итте.
"Зур гаилә" акциясе кысаларында республиканың дүрт күпбалалы гаиләсе "Лада Ларгус" машиналары алды. Шул исәптән Ижёвкадан Самариннар да. Аларның ике гаиләсендә 12 бала тәрбияләнә. Самариннарга автомобиль ачкычларын Рөстәм Миңнеханов тапшырды, алар алкышлар астында зур һәм тату гаилә булып сәхнәгә күтәрелделәр.
- Автомобиль алу турында хыялланмадык та, - ди Надежда Николаевна. - Икенче көнне ук яңа машинада шәһәргә киттек. Балаларның шатлыгының чиге юк: малайлар шофёр креслосына утырып карый, ә кызлар транспортның чисталыгын кайгырта. Республика җитәкчелеге бүләге - безгә зур ярдәм.
Надежда Николаевна гаиләсендә биш бала, Андрей һәм Ирина җиде баланы тәрбиягә алган, инде ничәне аякка бастырганнар, әлегә кадәр аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр. Балалар һәм әти-әни арасында үзара аңлашу хөкем сөрә, зур йортта тәртип һәм чисталык.
- Балаларыбыз яхшы, тыңлаучан, бар эшне бергәләшеп башкарабыз, - диләр әңгәмәдәшләр.
Тантаналы чара тәрбиягә балалар алган гаиләләрдә зур тәэсир калдырган.
- Бу көнне хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләрне, ветераннарны бүләкләделәр, хәтта сугышта катнашкан йөз яшьлек әби дә бар иде. Банкетта безнең өстәл артында ветераннар утырды, - диләр Самариннар. - Без һәм балалар мондый игътибарга шаккаттык, һәм әлеге мөһим вакыйгада катнашуыбызга шатбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары “Ел хәйриячесе2014“ республика конкурсы