Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәҗрибә һәм яшьлек кушылганда

"Менделеевсказот" заводының техник контроль бүлеген, образлы әйткәндә, шулай атарга була. 2013 елның февраленнән аны Екатерина Әхмәтдинова җитәкли. Ул тормышта нинди юлны сайларга кирәклегенә беркайчан да икеләнми. Химия җитештерүе алга киткән Пермь өлкәсендә туган кыз техник училище һәм Казан химия-технология институтын тәмамлый. Екатерина Павловна башлангычында 33 хатын-кыз эшли. - Уртак эшне...

"Менделеевсказот" заводының техник контроль бүлеген, образлы әйткәндә, шулай атарга була. 2013 елның февраленнән аны Екатерина Әхмәтдинова җитәкли.

Ул тормышта нинди юлны сайларга кирәклегенә беркайчан да икеләнми. Химия җитештерүе алга киткән Пермь өлкәсендә туган кыз техник училище һәм Казан химия-технология институтын тәмамлый. Екатерина Павловна башлангычында 33 хатын-кыз эшли.
- Уртак эшне башкаруда җаваплылык тойган хезмәткәрләре булган коллективны җитәкләве җиңел, беркайчан да сынатмаячакларын беләсең. Завод җибәрелгәннән бирле хезмәт куючы мастер һәм контролёрлар бар, зур тәҗрибәлеләр, җитештерү процессының нечкәлекләрен беләләр, - ди техник контроль бүлеге начальнигы. - Бүлеккә беренче җитәкче Земфира Габдрахмановна Фатыйхова тарафыннан баштан ук ныклы нигез салынган. Ул белем һәм тәҗрибәсен яшьләр белән бик теләп бүлешкән.
Техник контроль бүлегендә яшь булуларына карамастан тәҗрибә туплап өлгергән белгечләр дә, җитештерү ветераннары да эшли. Зөлфия Сәлимуллина һәм Тамара Николаева биредә 1986 елдан - бүлек оешкан көннән, коллегалары белән берлектә күпме авырлык кичерергә туры килүен онытмыйлар.
- Коллектив белән туганлашкач, эшкә яхшы кәеф белән барасың. Үз вазифаларымны яхшы беләм һәм яратам, алдыбызда мөһим бурыч - җитештерелә торган продукциянең сыйфатын тәэмин итү булуын аңлыйм, - ди З.Сәлимуллина.
Аның белән бергә предприятиедә биологик чистарту корылмалары участогында ире Мөхәмәтнур һәм автотранспорт цехында автослесарь булып улы Марат эшлиләр. Кызы Альбина да хезмәт биографиясен шул бүлектә башлаган. Заводта андый династияләр аз түгел.
Розалия Шәрәфиева - коллективның тагын бер ветераны. 1988 елда ул Л.Карпов исемендәге химия заводыннан Яңа Менделеевск заводының техник контроль бүлегенә күчерелә.
- Хәзер техник контроль бүлеге - безнең йортыбыз, уртак эш тагын да берләштерә, - ди Розалия Миңнехәмитовна. - Без бергә эшләгәннәрнең барысын да хәтерлибез. Озак еллар иңгә-иң торып хезмөт куйган, берникадәр вакыт коллективны җитәкләгән, аңа күпме көчен, белем куйган Надежда Ильинична Сингатуллинаны да онытмыйбыз.
1987 елның сентябрендә Яңа Менделеевск химия заводына Таҗыйкстаннан тәҗрибәле белгеч Любовь Ерофеева килә. Ул иң катлаулы технологияле концентрацияләнмәгән азот кислотасы җитештерү цехын эшләтеп җибәрүдә катнаша. Хәзер мәйданчыктан тыш су белән тәэмин итү цехы лабораториясен җитәкли. Һәр кешегә үз эш урыны кадерле. Любовь Петровна өчен ул - техник контроль бүлеге.
Техник контроль бүлегенең ярты коллективы Яңа Менделеевск химия заводын эшләтеп җибәрү көненнән бирле хезмәт куя: болар - тулы составта аммиак селитрасы җитештерү цехы лабораториясе мастерлары һәм контролёрлары, берничә производствоны эшләтеп җибәрүдә катнашкан концентрацияләнмәгән азот кислотасы цехы контролёрлары Галина Игнатьева, Эльвира Илдерханова, Анжелика Петрова, Галина Тухланова.
Бүлек ветераннары әңгәмә барышында лабораторияләрне оештыру, җиһазлау, кадрлар сайлау һәм һөнәр нигезләренә өйрәтү, тугандаш Северодонецк, Стәрлетамак, Березняк предприятиеләрендә стажировка үтүләре турында еш искә алдылар.
1989 елның 30 июнендә аммиак селитрасының беренче партиясе җитештерелә. Лабораториягә анализга селитраны баш киеменә салып алып киләләр, тикшерү үткәрәләр һәм продукция сыйфатының яхшы булуы раслана. Барысының да шатлыгы эченә сыймый.
- Селитраның беренче пробасы әлегә кадәр ТК бүлегендә пыяла колбада саклана. Завод музее оешкач, реликвияне шунда тапшырачакбыз, - дип вәгъдә бирә Екатерина Әхмәтдинова.
Чирек гасыр дәвамында коллективта ныклы хезмәт традицияләре, көчле кадрлар мәктәбе, бәһасез тәҗрибә барлыкка килде, шул ук вакытта ул динамикалы һәм рухы белән яшь, киләчәккә ышаныч белән карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевсказот Менделеевск яналыклары