Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Тәҗрибә, төгәллек, осталык

    20 майда Бөтендөнья метрология көне билгеләнә. Бу - сирәк һөнәр ияләренең бәйрәме. Кагыйдә буларак, әлеге өлкәдә югары класслы осталар эшли. Шуларның берсе - "Менделеевсказот" заводының баш метролог бүлеге әйдәп баручы белгече Людмила Кузнецова. Мәкаләнең исеме аның һөнәри сыйфатларын бик яхшы характерлый. Людмила Петровнаның Яңа Менделеевск химзаводында эш көннәре 1986 елның...

    20 майда Бөтендөнья метрология көне билгеләнә. Бу - сирәк һөнәр ияләренең бәйрәме. Кагыйдә буларак, әлеге өлкәдә югары класслы осталар эшли. Шуларның берсе - "Менделеевсказот" заводының баш метролог бүлеге әйдәп баручы белгече Людмила Кузнецова. Мәкаләнең исеме аның һөнәри сыйфатларын бик яхшы характерлый.
    Людмила Петровнаның Яңа Менделеевск химзаводында эш көннәре 1986 елның гыйнварыннан башлангыч ала. Ул гаиләсе белән Менделеевскига Оренбургтан күченә. КАИның прибор төзелеше факультетын тәмамлаган белгечне яңа гына оешкан приборчы бүлегенә алалар, бүлек соңрак баш метролог бүлеге итеп үзгәртелә.
    - Метрология - үлчәүләр турында фән, - ди Л.Кузнецова. - Заводта җылылык-техник, физик-химик, геометрик һәм башка төрдәге берничә мең прибор исәпләнелә. Баштагы мәлләрдә авырга туры килде - метрологик тәэмин итүнең үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк иде.
    Контроль-үлчәү приборлары - җитештерү процессының алыштыргысыз өлеше. Людмила Петровна һәм аның коллегалары хезмәтенең асылы приборларның төгәл һәм сыйфатлы эшләвен тәэмин итүдән, үз вакытында тикшерүдән, кирәк булганда ремонтлаудан гыйбарәт. Бу җаваплы һәм җентекле вазифаларны бары тик югары квалификацияле тар белгечләр генә башкара ала. Людмила Петровна да тәҗрибәсен яшь коллегалары белән уртаклаша, җирле училищеда да укыткан.
    Метрологлар өчен заводны эшләтү алдыннан тикшереп приборларны урнаштыру аеруча җаваплы чор була. Алар бу имтиханны лаеклы үтәләр һәм Яңа Менделеевск заводында беренче продукция алыну шатлыгын тулы хокук белән уртаклашалар.
    Людмила Петровна канәгатьләнү белән производствода озак еллар гамәлдә исәпләнгән приборлар булуын да билгели. Ул моның киповчыларның тырышлыгы белән яхшы хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булуын ассызыклый. Шул ук вакытта җитештерүнең техник яңару процессы дәвам итә, димәк метрологларга да эш өстәлә.
    Ольга Смолькова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: