Төрмә җәзасына өч ел өстәде
Күптән түгел район суды гадәти булмаган эшне тикшерде: 10 нчы колониядә хөкем җәзасын үтәүче 37 яшьлек Чистай кешесе А.Хлемев власть вәкиленә карата физик көч куллана. Җәза үтәү урыннарында булып чыкканнан соң, кайберәүләр анда башка эләкмәскә тырышалар, башкалар, киресенчә, "урладым - эчтем - зонага эләктем" дигән принцип белән яшиләр. Эш фигуранты...
Күптән түгел район суды гадәти булмаган эшне тикшерде: 10 нчы колониядә хөкем җәзасын үтәүче 37 яшьлек Чистай кешесе А.Хлемев власть вәкиленә карата физик көч куллана.
Җәза үтәү урыннарында булып чыкканнан соң, кайберәүләр анда башка эләкмәскә тырышалар, башкалар, киресенчә, "урладым - эчтем - зонага эләктем" дигән принцип белән яшиләр. Эш фигуранты беренче мәртәбә 2010 елда хөкем ителә. Алты айлык шартлы җәза срогын үтәгәндә, ул суд карарына буйсынырга һәм намуслы хезмәте белән гаебен акларга ашыкмый. Берничә тапкыр урлаша (9 очрак) һәм биш елга ирегеннән мәхрүм ителә. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, үрнәк тәртибе белән аерылмаган А.Хлемев җәй көне тагын кыңгыр эш башкара.
Ул иртәдә учреждение администрациясе хезмәткәрләре хөкем ителгәннәрнең шәхси әйберләрен саклау урыны оештырырга ниятләнгән тулай торакның көнкүреш бүлмәсендә планнан тыш тикшерү чаралары үткәрәләр. Эчке тәртип кагыйдәләре буенча хөкем ителгәннәргә рөхсәтсез төрле корылмалар ясау тыела. Шунлыктан 10 нчы колония хезмәткәрләре җәза үтәүчеләрне үз әйберләрен алырга алдан кисәтеп, андагы шкаф һәм киштәләрне сүтәләр. Кайберәүләр, шул исәптә безнең криминаль тарих "герое"да, ризасызлык белдерәләр, цензурасыз сүзләр белән сүгенәләр. А.Хлемев көтмәгәндә хезмәткәрләрнең берсенә агач киштә белән ыргыта һәм аны җәрәхәтли, ярадан кан ага башлый. Моны күреп, хөкем ителгәннәр төрле якка таралышалар. Зыян күрүче башта учреждение медсанчастенә, аннан район үзәк больницасына мөрәҗәгать итә. Шаһитлар сөйләвенчә, бу шундый тизлек белән эшләнә, колония хезмәткәре реакция ясарга өлгерми кала.
Хлемевка карата җинаять эше кузгатыла. Ул үз гаебен танымый. Шуңа да карамастан, суд эш буенча җыелган материаллар хөкем ителүченең җинаять эшләүдә тулы күләмдә гаепле булуын дәлилли дип саный. Суд А.Хлемевны катгый режимлы колониядә өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара.
Лидия Коровина, федераль судья,
Роза Шәрәфиева, үз хәбәрчебез
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 15:59«Саулык» социаль ярдәм үзәгендә фитобар барлыкка килде Проект организмны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән.2700
-
27 гыйнвар 2021 - 10:42Песәйдә укучылар Бөек Ватан сугышы чорын искә алдылар 2 нче февраль — Сталинград сугышы тәмамланган көн.3800
-
27 гыйнвар 2021 - 10:41Песәйлеләр Кукмарада «Итекле хоккей» районара турнирында катнаштылар — Хоккей уенын балачактан яратам, тик кайчандыр үзең бу уенда катнашырсың дисәләр, кычкырып көләр идем, — дип яза Песәйдән Фирдәвес Рәхмәтуллина. —Моңа кадәр хыялда гына булган теләк 25 нче гыйнвар көнне чынга ашты.2700
-
26 гыйнвар 2021 - 15:25Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.4800
-
26 гыйнвар 2021 - 15:23Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.4300
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.6300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.9300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10400
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка» Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика