Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Тәрәзәдән егылган...

    Чәршәмбе көнне Пушкин урамындагы 5 нче йортта фаҗига булды. Бишенче кат тәрәзәсеннән ике яше дә тулмаган бала егылып төште. Әнисе берничә секундка гына игътибарын читкә юнәлтә, бу вакытта сабый җиде яшьлек абыйсы артыннан тәрәзәгә таба килә. Башта канәфигә менә, аннан - тәрәзә төбенә. Барысы да яшен тизлеге белән килеп чыга:...

    Чәршәмбе көнне Пушкин урамындагы 5 нче йортта фаҗига булды.
    Бишенче кат тәрәзәсеннән ике яше дә тулмаган бала егылып төште. Әнисе берничә секундка гына игътибарын читкә юнәлтә, бу вакытта сабый җиде яшьлек абыйсы артыннан тәрәзәгә таба килә. Башта канәфигә менә, аннан - тәрәзә төбенә. Барысы да яшен тизлеге белән килеп чыга: москит челтәре баланың авырлыгын күтәрми, ә әнисе аны тотып өлгерә алмый... Нарасый алган тән җәрәхәтләреннән больницада үлә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: