Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Түтәлдәге могҗизалар"

8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында 12 августтан 16сына кадәр шундый исемле күргәзмә уза. Тематик уңыш атнасына багышланган күргәзмәдә яшелчә һәм җиләк-җимешләр куелган. Әти-әниләрнең иҗади якын килүе, тәрбиячеләрнең оештыру сәләте белән фойе тылсымлы әкият патшалыгына әверелде. Биредә Чиполино, Чебурашка һәм крокодил Гена яшиләр. Яшелчәләрдән ясалган натюрмортлар, җәнлекләр образлары нәфислекләре, зәвыклы бизәлешләре...

8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында 12 августтан 16сына кадәр шундый исемле күргәзмә уза.
Тематик уңыш атнасына багышланган күргәзмәдә яшелчә һәм җиләк-җимешләр куелган. Әти-әниләрнең иҗади якын килүе, тәрбиячеләрнең оештыру сәләте белән фойе тылсымлы әкият патшалыгына әверелде. Биредә Чиполино, Чебурашка һәм крокодил Гена яшиләр.
Яшелчәләрдән ясалган натюрмортлар, җәнлекләр образлары нәфислекләре, зәвыклы бизәлешләре белән зурларның да, балаларның да игътибарын җәлеп итте.
Бакчадагы түтәлләрдә балалар һәм тәрбиячеләр үстергән яшелчәләр дә күргәзмәне тулыландырды. Шәкертләр аларны үстерү, азык итеп куллану турында белемнәрен баеттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделевск мђктђпкђчђ мђгариф