Туган тел – мәхәббәт теле!
21 февральдә Туган тел көне билгеләп үтелә. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина "Сезнең өчен нинди тел туган тел булып санала?" дигән сорау белән район халкына мөрәҗәгать итте. Лариса Павлова, Монаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы: - Минем өчен туган тел - удмурт теле, без өйдә шул телдә аралашырга тырышабыз. Туган тел...
21 февральдә Туган тел көне билгеләп үтелә. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина "Сезнең өчен нинди тел туган тел булып санала?" дигән сорау белән район халкына мөрәҗәгать итте.
Лариса Павлова, Монаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы:
- Минем өчен туган тел - удмурт теле, без өйдә шул телдә аралашырга тырышабыз. Туган тел буенча республика олимпиадасында ике ел рәттән призлы урынны алдым. Ышанып әйтә алам, җиңүләремдә удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы булган әниемнең өлеше зур. Мәктәптә, туган телдән тыш, без рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәбез.
Геннадий Герасимович, эксперт эше буенча баш табиб урынбасары:
- Кеше уйлый, сөйләшә, яза торган тел аның өчен туган тел дип саныйм. Минем өчен рус теле шундый. Тумышым белән Оренбург өлкәсеннән, ә фамилиям белоруссиянеке. Татарстанда күптәннән яшим, кайвакыт, сөйләшкәндә татарча сүзләр куллану теләге туа. Республика күпмилләтле, шунысы куандыра, Сабантуй, Масленица кебек бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез.
Валентина Мамакова, Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы, "Бигәшкәй" фольклор ансамбле җитәкчесе:
- Туган тел көне кебек даталар булу бик яхшы. Мин керәшен кызы, ата-бабаларыбызның туган теле - татар теле. Безнең авылда төрле милләт вәкилләре тату яшиләр, милләтара никахлар да теркәлә. Еш кына икенче яртыңны йөрәктән чыккан хисләр аша сайлыйсың. Ә яратучы йөрәкләр һәрвакыт бер телдә - мәхәббәт телендә сөйләшә.
Алсинә Шахвердян, 1 нче мәктәпнең 8В сыйныф укучысы:
- Минем өчен туган телнең кайсы тел булуын әйтүе кыен. Алар берничә: рус, татар, әрмән, мәктәптә инглиз телен канәгатьләнү хисе белән үзләштерәм. Ышанам, бу телләрне камил белү кебек теләгем кайчан да булса тормышка ашар, түземлек һәм хезмәт уңай нәтиҗә бирә, дип юкка гына әйтмиләр.
Сүз уңаеннан
2010 елдагы Бөтенроссия халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча безнең районда 30377 кеше яши: шул исәптә татарлар - 16033, руслар - 10811, удмуртлар - 1332, марилар - 1227, чувашлар - 195, башкортлар - 168, украиннар - 125, мордвалар - 31 кеше.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.4400
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.4500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.5700
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.6400
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.4900
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.6800
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.7700
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.6400
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр4800
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8700
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10400
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9900
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика