Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Туган ягына качак булып кайткан

    Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева хәбәр итүенчә, районда Украинадан килгән 50 качак яши, шуларның җидесе - балалар. Тупицыннарның гаилә башлыгы белән ничек яшәүләре, нәрсәгә мохтаҗ булулары турында әңгәмә кордык. 58 яшьлек Виктор Вениаминович Менделеевскига улы Валентин, кызы Евгения һәм оныклары Каролина, Сергей, Виктор, Мила белән Донецкидан алты километрда урнашкан шахтёрлар...

    Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева хәбәр итүенчә, районда Украинадан килгән 50 качак яши, шуларның җидесе - балалар. Тупицыннарның гаилә башлыгы белән ничек яшәүләре, нәрсәгә мохтаҗ булулары турында әңгәмә кордык.

    58 яшьлек Виктор Вениаминович Менделеевскига улы Валентин, кызы Евгения һәм оныклары Каролина, Сергей, Виктор, Мила белән Донецкидан алты километрда урнашкан шахтёрлар шәһәрчеге Красногоровкадан килгән. Алар 1980 елдан шунда коттедж тибындагы йортта, виноград урап алган бакчасы, чәчәклекләре һәм түтәлләре булган урында яшәгәннәр.
    Озак еллар шахтада эшләгән хатыны Елена Александровна, һөнәри авыруы кискенләшеп, Волгоград больницасында дәваланган, хәзер инде, кече кызларыннан кала, барысы да бергә җыелган. "27 яшьлек Марина ире һәм тугыз яшьлек кызы Ирина белән Харьков өлкәсенә дустына кунакка китте, - дип сөйли Виктор Вениаминович. - "Мин көчле, барысына да түзәрмен!" - дип яза безгә.
    Тупицыннар гаиләсе безнең шәһәргә очраклы гына килмәгән. Викторның әтисе Вениамин Васильевич - якташыбыз Лидия Васильевна Шалаумованың өлкән абыйсы. Балачаклары Тын Тауда үткән. 1953 елда Вениамин Ульяновск хәрби училищесына укырга керә. Шул вакытта Раиса Михайловна белән таныша. Мәскәүдә Виктор туа. Билгеләнү буенча гаилә Байконурга китә, анда 1980 елга кадәр яши, аннан Украинага күченә.
    - Әгәр 6 июльдә бездән ун километрда, Голицыновка авылында беренче шартлаулар ишетелмәсә, шулай яшәр идек әле. Ополчениедәгеләр хәлне контрольдә тотты, безне якладылар. Берничә көн подвалда йокладык, ут та, су да булмады. Аннан күршебез шалтыратып, нацгвардиячеләрнең "Град"тан дүрт тапкыр куәтлерәк "Ураган" системасы алып килүләре, аның җирне өч метр тирәнлектә казып ташлавы турында хәбәр итте. Башта заводның бомбоубежищесына качтык, аннан ополчениедәгеләр төнлә ут астында безне Донецкига алып чыктылар. Документлар һәм мөһим кирәк-ярак һәрвакыт үзебез белән булды. Донецкида Марина белән аерылыштык, без автобус белән Россия чигенә барып җиттек. Аннан безне Ростов астындагы уңайлы яшәү өчен шартлар тудырылган палаткалы лагерьга җибәрделәр. Өч ай эчендә Россиядә яшәүгә рөхсәт, Адлер-Пермь поездына дәүләт хисабына билет бирелде. Озак бардык, курортчылар белән аралаштык, барысы безгә ярдәм итте. Төнлә вокзалда безне Лидия Васильевна каршылады һәм үзенә урнаштырды.
    Килгәннәргә ике статус бирелә: вакытлы торак һәм качак. Беренче статусны алуы җиңелрәк, шунлыктан Тупицыннар аны сайлый. Вакытлы торак бер елга тәкъдим ителә, ул социаль түләүләр, эш, Россия буйлап күченү мөмкинлеге бирә, әмма Тупицыннар әлегә ата-бабалары җирендә калырга карар кылалар.
    Качакларга эш һәм җылы киемнәр кирәк, урамда көз, озакламый кыш килер.
    - Россиялеләр бәла-казада калдырмыйлар. Беренче көннән дусларыбыз, иптәшләрем качакларга ярдәм итә, кем азык-төлек, әйберләр, кем акча китерә. Гаилә башлыгының әлегә эше юк, авырга туры килә. Без хәлгә кереп, ярдәм күрсәтүчеләргә бик рәхмәтле, - ди Лидия Васильевна.
    - Россия халкы чынлап та бик изге күңелле, һәр урында - чик сакчыларыннан башлап, миграция һәм социаль служба вәкилләренә кадәр барысы да яхшы кабул иттеләр. Россия һәм Татарстан Президентларына, россиялеләргә, татарстанлыларга ихластан рәхмәт, алар безне өйгә кайткан итеп хис итсеннәр өчен барысын да эшләделәр, изге күңелле кешеләр бар икән, - ди Виктор Вениаминович. - Туган илемә качак булып кайтырмын, сугыш һәм мондый бәла минем гаиләмә кагылыр дип уйламадым. Әмма без көчле, барыбер җиңеп чыгарбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: