Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕ 28 НЧЕ ТУГАН КӨНЕН БИЛГЕЛӘДЕ

12 февральдә Туган якны өйрәнү музее дуслары янында туган көнен билгеләде.

Музейның почетлы кунаклары район башлыгы Валерий Чершинцев, музейның беренче директоры Виктор Соловьевның якыннары һәм туганнары, шәһәр һәм район җитәкчеләре, шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре булды.

Музейның туган көнендә «Күптөрле Пастернак » яңа күргәзмә экспозициясе ачылды.

Валерий Чершинцев, чараны ачып, Константина Макаров җитәкчелегендәге коллектив эшенә югары бәя бирде һәм киләчәктә Менделеевск музее безнең илнең туристлык картасында лаеклы урын алуына ышаныч белдерде.

Район башлыгының Рәхмәт хатлары районда музей эшен үстерүгә лаеклы өлеш кертүләре өчен өлкән фәнни хезмәткәр Ольга Боднарь һәм Виктор Соловьевның тормыш иптәше Тамаре Александровнага тапшырылды.

Туган көн уңаеннан исемле торт әзерләнде – Туган якны өйрәнү музее формасында. Аны шәмнәр белән бизәп тантанада катнашучылар янына алып чыктылар.
Бу көнне музей коллективына изге теләкләрне районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Галиева, иҗади интеллигенция һәм шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре җиткерделәр.

– Музей халкыбызның мәдәнияте белән таныштыра, җәмгыятьнең үсеш тарихы турында сөйли. Биредә халык мирасының күп объектлары саклана, алар мәдәни һәм тарихи кыйммәтләргә ия. Музейга килү кешенең эчке дөньясын баета. Коллективка уңышлар, бирегә килүчеләрнең сафлары көннән-көн артуын телим, – дип фикерләре белән уртаклашты «Карповчы» ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X