Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара узды

Ул Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.

Бу көнне Б.Пастернакка истәлекле такта ачылды. Ул музей фасадына урнаштырылды, чөнки нәкъ менә бу бинада язучы 1916 елның ноябреннән 1917 елның гыйнварына кадәр эшли.

Тантанада район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Аннан соң кунаклар Борис Леонидовичка багышланган күргәзмәдә булдылар. Фәнни хезмәткәр Ольга Боднарь аның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Мәдәният идарәсе, С. Гассар ис. мәдәният сарае хезмәткәрләре Пастернакның завод эшчәннәре, татар милләтчелеге белән очрашуын чагылдыручы сәхнә куелышы әзерләделәр. Кичә барышында татар китапханәсе хезмәткәрләре җыелганнарга «Доктор Живаго» романында тасвирланган татар мәдәнияте һәм якташларыбыз турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев