Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Туган йорт җылысын саклаучы

    2 августта коллегалары, дуслары, туганнары һәм якыннары янәшәсендә 27 ел гомерен Ижевка балалар бакчасында эшләүгә багышлаган Людмила Николаевна Галкина күркәм юбилеен билгеләде. Ижевка - юбилярның кече ватаны. - Туган авылымны мин оҗмах почмагына тиңлим. Йөрәгемә якын табигатеннән, ландшафтының матурлыгыннан, яшеллеккә күмелеп утыручы йортларыннан, мул сулы Чулман елгасыннан илһам һәм энергия...

    2 августта коллегалары, дуслары, туганнары һәм якыннары янәшәсендә 27 ел гомерен Ижевка балалар бакчасында эшләүгә багышлаган Людмила Николаевна Галкина күркәм юбилеен билгеләде.
    Ижевка - юбилярның кече ватаны.
    - Туган авылымны мин оҗмах почмагына тиңлим. Йөрәгемә якын табигатеннән, ландшафтының матурлыгыннан, яшеллеккә күмелеп утыручы йортларыннан, мул сулы Чулман елгасыннан илһам һәм энергия алам, - дип тәэсирләнеп сөйли ул.
    Бәлки шуңадыр да, дөньяга карашы да үзгә. Үзе кебек үк аһәңле шигырь юллары да күңеленең иң түреннән чыга.
    - Шагыйрәлеге Ходайдан бирелгән, гади эшчеләр гаиләсендә беркемдә дә мондый сәләт юк. Ә Людмила искиткеч шигырьләр яза, аны безгә һәм талантын үз итүчеләргә рәхәтләнеп укый, - диләр аның икетуган апалары.
    - Безнең Люсябыз үзенчәлекле. Йортында барлык туганнарын колач җәеп каршылый, зирәк киңәшләрен бирә, һәрвакыт ярдәм итә. Ул - туган йортның җылысын саклаучы.
    - Без Людмила Николаевна белән озак еллар бер командада эшләдек. Ул сайлаган һөнәренә тугрылык үрнәге булды, бөтен гомерен яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә багышлады. Эрудиция, принципиальлелек һәм игелеклелек - озак еллар мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мөдире вазифасында уңышлы эшләү критерийлары менә шулар, - дип билгеләде элеккеге район башлыгы, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров.
    - Людмила Николаевнаның педагогик хезмәте күпсанлы бүләкләр белән билгеләнгән. Сез хөрмәткә лаек, күңел көрлеген саклап калгансыз, - дигән сүзләр яңгырады "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнованың тәбрикләү сүзләрендә.
    Мәгариф идарәсенең балалар бакчалары белән эшләү методисты Эльвера Маслова юбилярга җылы теләкләр юллады.
    Якыннарын искә алмасак, көн герое турында язмабыз тулы булмас иде. "Ижминводы" санаториенда хезмәт куючы улы Алексей - әнисенең ышанычы һәм терәге. Ижевка мәктәбе директоры урынбасары булып эшләүче килене Елена, оныгы Виктор әниләрен һәм дәү әниләрен бик яраталар, аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телиләр.
    Лариса Кривилева
    А.Владимиров фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: