Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган йортыбыз матур гөлбакча булсын

15 июньдә тәмамланган республика санитар-эпидемиология икеайлыгында менделеевлылар һәм шәһәр службалары беркетелгән территорияләрен чистартуда, төзекләндерүдә һәм яшелләндерүдә актив катнаштылар. Аллеядан - яңа брусчаткадан Урамнарны һәм скверларны төзекләндерү дәвам итә. Юбилейная урамыннан Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булганнар һәйкәленә бара торган аллеяда төзүчеләр брусчатка сала. Аның озынлыгы 145 метр, киңлеге - өч. -...

15 июньдә тәмамланган республика санитар-эпидемиология икеайлыгында менделеевлылар һәм шәһәр службалары беркетелгән территорияләрен чистартуда, төзекләндерүдә һәм яшелләндерүдә актив катнаштылар.
Аллеядан - яңа брусчаткадан
Урамнарны һәм скверларны төзекләндерү дәвам итә.
Юбилейная урамыннан Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булганнар һәйкәленә бара торган аллеяда төзүчеләр брусчатка сала. Аның озынлыгы 145 метр, киңлеге - өч.
- Башта тарттырабыз, аннан цемент белән ком салабыз, өстеннән брусчатка җәябез, - дип сөйли Юлай Сәлиев.
Аллеяда яңа эскәмияләр дә урнаштырылачак. Рөстәм Янгиров башын да күтәрми эшли - юлга тигез итеп брусчатка сала.
- Вазифаларны сыйфатлы итеп башкарырга омтылабыз, егетләр тәҗрибәле. Эшне бик иртә башлыйбыз, һава торышы әйбәт чакта дүрттә үк чыгабыз, - ди бригадир Роман Аманов.
Табигатькә зыян салмагыз
Күпфатирлы яки шәхси йортларда яшәүчеләр өчен төзекләндерүдә һәм яшелләндерүдә катнашудан да гадирәк нәрсә юк кебек. Әйләнә-тирәдә чиста, матур, яшеллек һәм чәчәкләр булсын өчен бераз тырышырга гына кирәк. Ә иң элек - ишегалларын, эш урынын, дача участогы, урманнарны, йорт территорияләрен пычратмаска. Табигатькә зыян салмасак, ул безне кыерсытмас, матурлыгын мулдан бирер.
Гомумшәһәр өмәләренең һәм яшелләндерү буенча планлы чараларның нәтиҗәсе күзгә күренә. Үрнәк чисталыкка ераграк әле, әлбәттә. Ишегалды себерүчеләр үз вазифаларын төгәл үтиләр, ләкин чүпләүчеләр күбрәк. Фомин урамындагы тротуардан үтәбез: барлык йортларның да диярлек балконнарыннан тәмәке төпчекләре, пластик шешәләр, пакетлар ташланган. Теләсә кайсы ишегалдына керәбез - көндез дә, төнлә дә машиналар белән тулган. Вазоннар да, яшәүчеләрнең канәгатьсезлек белдерүе дә ярдәм итми.
Вазоннар һәм корыган үлән турында
Яшелләндерүчеләрнең Менделеевскины чәчәкләр белән бизәргә омтылуы сүлпәнләнде.
Быел чәчәк вазоннары эстетик соклану тудырмый. Җәйнең кызган чагы, ә түтәлләрнең күбесендә, мәсәлән Советская урамындагыларында, чәчәкләр дә, яшеллек тә юк. Вазоннарның кайберләрендә кара балчык кына, чәчәкләр үз сәгатен көтәдер. Корыган үлән, куак һәм агачлар шәһәр күренешен боза.
Күпләп ял итү урыннары ни хәлдә?
Шәһәрлеләрнең яраткан ял итү урынының иң популяры - Ык тамагындагы аланлык. Ләкин ел саен урман хуҗалыгы хезмәткәрләре биредә санкцияләнмәгән чүплекләр табалар.
- Аларны юк иткәннән соң туфракка рекультивация кирәклеген күпләр белмидер дә, - дип сөйли лесничий Миңнегаян Мөхәммәтҗанов. - Быел икеайлык кысаларында урман массивларыннан 1,5 тонна чүп чыгарылды, дүрт мең үсенте утыртылды.
Экологик катастрофа кешенең урманда көнкүреш калдыкларына элементар мөнәсәбәтеннән башлана. Миңнегаян Таһирович, тәҗрибәле белгеч буларак, үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүгә җитди карарга тәкъдим итә.
- Бу максаттан без авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә әңгәмәләр үткәрдек. Лекцияләр һәм ботаника дәресендә коры гербарийлар белән генә табигатькә мәхәббәт тәрбияләп булмый. Укучылар аның матурлыгын күрсен, яфракларның нәфислеген, чәчәкләрнең хуш исен тойсын өчен без укыту һәм тәҗрибә максатында үсемлекләрнең уникаль экземплярлары белән дендробакча булдырдык. Ләкин менделеевлылар табигатьнең шундый почмагын да пычраталар, ә йорт хайваннарының таптавы - безне борчыган проблема, - диде Татарстанның атказанган урманчысы.
"Чәчәк хуҗалыгы" һәм башка программалар
Шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту мәсьәләләренә кагылышлы кайбер программалар кабул ителде, шул исәптән, "Чәчәк хуҗалыгы". Без алар һәм икеайлык йомгаклары турында район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Андрей Тарасов белән сөйләштек.
- 15 апрельдән район беркетелгән территорияләрне, урамнарны, мәйданнарны һәм ишегалларын генераль җыештыру режимында яшәде. Чистарту һәм төзекләндерү буенча чәршәмбе һәм шимбә өмәләре күп предприятиеләр һәм учреждениеләр өчен гадәтигә әверелде. Алар арасында - Л.Карпов исемендәге химзавод. Аларның тырышлыгы белән урамнар һәм ишегаллары чисталык белән шатландыра. Яшелләндерү программасын үтәп, менделеевлылар чыршы, акация, миләш үсентеләре утырттылар.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов сөйләвенчә, "Чәчәк хуҗалыгы" программасы кысаларында хәзер яшелләндерүчеләр Октябрьская һәм Пушкин урамнарын бизиләр. Ленин, Мәңгелек ут мәйданнарында, Геройлар аллеясында 3,5 меңнән артык чәчәк утыртылган. Бу эшкә барлык предприятиеләр һәм учреждениеләр кушылды.
- Чәчәк үстерүгә зәвык белән һәм күңел биреп якын килсәк, аларны тиешенчә тәрбияләсәк, шәһәр төрле төсләргә төренер, - дигән ышаныч белдерде Рафаэль Хәмәтович.
Роза Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары санитарэпидемиология