Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Туганлык җепләрен бәйләргә ярдәм итегез

    Район ветераннар советы адресына Воронеж өлкәсеннән хат килде. Людмила Жидких әтисе ягыннан туганнарын табуда ярдәм сорый. Гаврил Петрович Плотников Маскимково авылында туган. Ул Бөек Ватан сугышы елларында үлгән. Людмила Гавриловна әтисен бөтенләй диярлек хәтерләми. Әмма әтисе ягыннан туганнарын табарга, аны белгән кешеләр белән аралашырга тели. Районның Хәтер китабында аның турында...

    Район ветераннар советы адресына Воронеж өлкәсеннән хат килде.
    Людмила Жидких әтисе ягыннан туганнарын табуда ярдәм сорый. Гаврил Петрович Плотников Маскимково авылында туган. Ул Бөек Ватан сугышы елларында үлгән. Людмила Гавриловна әтисен бөтенләй диярлек хәтерләми. Әмма әтисе ягыннан туганнарын табарга, аны белгән кешеләр белән аралашырга тели. Районның Хәтер китабында аның турында мәгълүмат бик аз: өлкән лейтенант, һава десанты полкында хезмәт иткән.
    Людмила Гавриловнага туганлык элемтәләрен бәйләүдә ярдәм итәргә теләүчеләр 2-15-77 телефоны аша шалтыратсыннар иде. Адресы редакциядә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: