Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тукта, кадр: мин һәм йолдыз

Без һәр көнне телевидениедән җырчылар, актёрларны күрәбез, фотографияләре белән сокланабыз, интернетта алар катнашындагы роликлар карыйбыз. Менделеевлылар арасында билгеле кешеләр белән танышып, йолдызлы селфи ясаучылар да бар. Үз вакытында Менделеевскига «Золотое кольцо» ансамбле солисткасы Надежда Кадышева, җырчы һәм композитор Вячеслав Добрынин һәм башкалар килгән иде. Быел шәһәрлеләр легендар «Рок-острова» төркеменең җырларын...

Без һәр көнне телевидениедән җырчылар, актёрларны күрәбез, фотографияләре белән сокланабыз, интернетта алар катнашындагы роликлар карыйбыз. Менделеевлылар арасында билгеле кешеләр белән танышып, йолдызлы селфи ясаучылар да бар.
Үз вакытында Менделеевскига «Золотое кольцо» ансамбле солисткасы Надежда Кадышева, җырчы һәм композитор Вячеслав Добрынин һәм башкалар килгән иде. Быел шәһәрлеләр легендар «Рок-острова» төркеменең җырларын ишеттеләр, Россия һәм Кабарды-Балкар җырчысы Мурат Тхагалегов һәм «Евровидение-2012»дә катнашкан «Бураново әбиләре» концертын карадылар. Телеэкран йолдызлары чынлыкта ниндиләр соң? Шул турыда менделеевлыларның фикерләре белән танышыйк.

Дмитрий Садыйков:
- Эпатажлы Россия артисты Никита Джигурданы күрү бәхетенә ирештем. Дустым Артур Мөхәммәтҗанов белән Алабугага барган идек, Джигурда «Манхеттен» күңел ачу үзәгендә чыгыш ясады. Аны күпләр актёр, режиссёр, үзенчәлекле җырлар башкаручы буларак белә. Джигурда селфи пати оештырды, теләүчеләр фотога төшә алдылар. Ул гадәти, гади, комплексларсыз һәм юмор хисле.
Григорий Галкин:
- Шәһәрдә «Рок-острова» концертында солист Владимир Захаров һәм төркемнең башка катнашучылары белән таныштым, гримёрнаяда булдым. Алар белән аралашуы җиңел, минем белән шаярып сөйләштеләр. «Маленькая колдунья», «Я любви бокал наполню» җырлары һәм барыбыз да яраткан «Ничего не говори» хиты ошый.
Язмыш шулай ук Россиянең атказанган артисты, совет киносы легендасы Наталья Крачковская белән дә очраштырды. Бу быелның маенда Алабугада булды, мин аның иҗат кичәсен алып бардым. Балачактан аның катнашындагы «Иван Васильевич меняет профессию», «Мастер и Маргарита» һәм башка фильмнарны карыйм. Ул изге күңелле, бай тормыш һәм сәхнә тәҗрибәсе булган харизмалы ханым. Әңгәмәдә Наталья Леонидовна миңа зур киләчәк юрады, шулай булыр дип өметләнәм дә.
Эльвира Чукова:
- Мин тумышым белән Менделеевскидан, дүрт ел Мәскәүдә яшим. «Аэрофлот» компаниясендә бортозатучы булып эшлим. Безнең самолётта Ларнакага ял итәргә «Comedy clyb»ның танылган резиденты Александр Ревва очкан иде, сәхнә псевдонимы Артур Пирожков. Аның «Я звезда», «Плачь, детка» клипларын карарга яратам.
Тормышта ул гади, шат күңелле һәм аралашучан.
ВКонтакте төркемендәге безнең подписчиклар арасында менделеевлыларның башка танылган шәхесләр белән төшкән фотографияләренә тап булдык. Алёна Прокофьеваның Россия актёры Оскар Кучера белән төшкән сурәте бар, Анна Максютинаның - җырчы Мурат Тхагалегов белән.
Сез дә фотоларыгызны paradox_12@mail.ru почтасына яки http://vk.mendeleevsknews төркеменә юллый һәм танылган кешеләр белән очрашу тәэсирләрегез белән уртаклаша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Йолдызлы селфи