Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Турайда күпфункцияле үзәк булачак

Агымдагы елның гыйнварында башланган төзелеш инде ахырына якынлаша. - Объектны август башына куллануга тапшырырга планлаштырабыз, - ди "Кама" ТК подряд оешмасы прорабы Максим Закиров. - Хәзер эчке бизәү эшләре бара. Төзелештә 27 кеше хезмәт куя - балта осталары, бизәүчеләр, штукатур-буяучылар. - Бүген клуб өчен сәхнә куячакбыз, - ди киң профильле...

Агымдагы елның гыйнварында башланган төзелеш инде ахырына якынлаша.
- Объектны август башына куллануга тапшырырга планлаштырабыз, - ди "Кама" ТК подряд оешмасы прорабы Максим Закиров. - Хәзер эчке бизәү эшләре бара.
Төзелештә 27 кеше хезмәт куя - балта осталары, бизәүчеләр, штукатур-буяучылар.
- Бүген клуб өчен сәхнә куячакбыз, - ди киң профильле белгеч Радик Мингалиев. - Мин объектта эшләр башланганнан бирле: стеналарны күтәрдем, электр чыбыклары үткәрергә, идән җәяргә ярдәм иттем. Сәхнә өчен кирпечтән нигез инде әзер, төшке ялдан соң балта эшләрен башлыйбыз, ә иртәгә стеналарны буяуга керешәчәкбез. Территорияне төзекләндерү йомгаклау этабы булачак.
КФҮдә клуб, китапханә, авыл җирлеге башкарма комитеты, фельдшер-акушерлык пункты урнашачак.
Төзелеш "Авыл клублары" республика программасын тормышка ашыру кысаларында алып барыла, бу максаттан тугыз миллион сум акча үзләштерү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яңалыклары Турайда төзелеш