Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Тузан каплады

    Тын Тау, портка төшә торган бормалы юл. Шулай туры килгән инде - бу җәйге чорда шәһәрлеләр ял итү өчен бердәнбер урын һәм Кама елгасы буеннан өзлексез вак таш ташучылар өчен эштәге керем чыганагы. Бер-бер артлы әле түбәнгә, әле югарыга таба хәрәкәтләнүче КамАЗ машиналары артыннан күтәрелгән тузан тынып тормый. Химия заводы...

    Тын Тау, портка төшә торган бормалы юл. Шулай туры килгән инде - бу җәйге чорда шәһәрлеләр ял итү өчен бердәнбер урын һәм Кама елгасы буеннан өзлексез вак таш ташучылар өчен эштәге керем чыганагы.
    Бер-бер артлы әле түбәнгә, әле югарыга таба хәрәкәтләнүче КамАЗ машиналары артыннан күтәрелгән тузан тынып тормый. Химия заводы тулы көчкә эшләгән чордан бирле Менделеев таблицасы элементларының барысы да диярлек чәчелгән бу тузанлы юлдан зур йөк һәм җиңел машиналар тәгәрмәче астына эләгү куркынычы белән, үпкәләренә пычрак һава йотып балалар, хатын-кызлар атлый. Әле болар су коену сезонында йөрүче шәһәрлеләр генә. Ә менә Красная, Набережная һәм Речная урамнарында яшәүчеләр нишли? Тузаннан котылып булмый, ул һәр җирдә - тәрәзәләрдә, түбәдә, яшелчә кәлшәләрендә, бакчада. Тәрәзәне ачарга, кер эләргә мөмкинлек юк, балаларны бер генә минутка да караучысыз калдырып булмый. Набережная урамы тар, ә машиналар аннан зур тизлек белән чаба. Таудан менгәндә машина тормозы эштән чыкса? Өлкән яшьтәгеләр хәтерли: мондый очраклар булгалаган.
    Кемнән сорарга, экология кайда карый, кешеләр турында кайгырту, куркынычсызлык сагында кемнәр тора? Су буенда ял итәргә теләп тә Ык Тамагына барырга мөмкинлеге булмаганнарның, шулай ук бу урында яшәргә мәҗбүр кешеләрнең хәлен кем аңлар?
    10 нчы колония каршына әйләнеп булса да чыга торган юл ясарга ярамыймы микәнми? Бу чокыр-чакырлы юллардан, кеше сәламәтлеге, куркынычсызлыгыннан кыйммәтрәк түгелдер? Бу турыда газеталарда күпме языла, телевидение аша күрсәтелә. Кайда экология, табигатьне саклаучылар, "яшелләр" һәм Гринпис? Шишкин әлеге күренештән язган картинасын "Тузан белән капланган" дип атар иде.
    "Көндез тузан, кич - яңгыр, димәк пычрак" кебек иронияле сүзләр, кешеләргә ярап булмый дигәндәй. Гафу итегез, ләкин без табигатькә яңгыр өчен үпкә белдермибез, чөнки аңа фәрман биреп булмый. Ә менә тузан - андый проблеманы хәл итәргә теләмәүчеләр бәласе.
    Речная, Набережная, Красная урамнарында яшәүчеләр исеменнән Юрий Судариков

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: